Спас районы башлыгы район халкын 1 Май бәйрәме белән котлады
Роман Исланов барысына да тынычлык, игелек һәм иминлек теләде.
Хөрмәтле Болгар шәһәре һәм Спас районы халкы, кадерле якташлар!
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт Бәйрәме белән котлыйм!
Беренче май – халыкларның дуслыгы һәм бердәмлеге символы. Бу язгы җылы һәм шатлыклы бәйрәм инде озак еллар буе күп буыннар өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала.
Спас районында яшәүче кешеләрне туган якка чын мәхәббәт берләштерә. Иң авыр, иң җаваплы эшләрне башкарып чыгарга сәләтле икәнлекләрен алар инде күп тапкырлар раслады.
Бу бәйрәм көнендә барлык район халкына тынычлык, игелек, иминлек телим. Нык сәламәтлек һәм язгы кәеф юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев