Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районы башлыгы «Кече Ватан – Россия көче» форумында катнаша

Форум 20 апрельдә Мәскәүдә башланып китте.

20 апрельдә Мәскәүдә «Кече Ватан — Россия көче» өченче Бөтенроссия муниципаль форумы старт алды. Анда Татарстан Республикасын муниципаль берәмлекләр башлыклары, ТР Рәисе администрациясе хезмәткәрләре һәм муниципаль берәмлекләр советы сотсавында делегация катнаша. Делегация составына Спас районы башлыгы Роман Исланов, шулай ук Өчкүл авыл җирлеге башлыгы Наталья Емелюшина һәм Урта Йорткул җирлеге башлыгы Аксана Веселова керде.

Форумны Россия Президенты Администрациясе ярдәмендә җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе оештырды. Быел бу чарага бөтен илдән җиде меңнән артык муниципалитет башлыклары җыелды. Эшлекле программа «Россия» милли үзәгендә җәелдерелде. Анда панель дискуссияләр, белем бирү лекторияләре, мастер-лекцияләр һәм егермедән артык тематик сессияләр кертелгән. Катнашучылар арасында – Федерация Советы, РФ Хөкүмәте, Дәүләт Думасы вәкилләре һәм әйдәп баручы экспертлар. Быел форумга шулай ук алтмыштан артык чит ил кунагы килде.

Ачылу тантанасын РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко уздырды. Ул Владимир Путин исеменнән дәүләт бүләкләре тапшырды. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Кириенко аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләрен ул азат ителгән һәм фронт яны төбәкләрендәге муниципаль хакимият органнары һәм предприятиеләр хезмәткәрләренә җиткерде.

Кремль вәкиле Президентның муниципаль бергәлек — кешеләргә иң якын хакимият дәрәҗәсе, дигән сүзләрен искә төшерде. "Кешеләр беркайчан да бу вәкаләтләрнең кемнеке икәнен ачыкламаячак — федераль, төбәк. Алар алдында хакимият вәкиле бар, алар аңа үзләренең барлык сораулары һәм проблемалары белән баралар”, – дип ассызыклады Кириенко.

21 апрельдә Россия Президенты тарафыннан гамәлгә куелган өченче «Служение» Бөтенроссия муниципаль премиясен тапшыру планлаштырыла. Аны муниципаль бергәлекнең күренекле вәкилләренә территорияләрне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга аерым өлеш керткән өчен тапшыралар.

Форумга бөтен илдән муниципаль берәмлекләр вәкилләре, экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм фикер лидерлары җыелды. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашалар, җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышалар һәм территорияләрне нәтиҗәле үстерү юлларын эзлиләр. Спас районы башлыгы Роман Исланов форум эшендә актив катнаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев