Спас районы башлыгы якташларын Корбан бәйрәме белән котлады
Роман Исланов барысына да иминлек һәм шатлык теләде.
Хөрмәтле Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы халкы һәм кунаклары!
Чын күңелдән мөселманнарны ислам бәйрәмнәренең берсе — Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу көн тирән рухи мәгънәгә ия, кешеләрне мәңгелек кыйммәтләр: шәфкатьлелек, өлкәннәрне хөрмәт итү һәм якыннарын кайгырту тирәсендә берләштерә. Гасырлар буена Корбан бәйрәме игелекле эшләргә рухландыра, ышанычны ныгыта һәм якты киләчәккә өмет бирә.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм үзара аңлашу телим. Бу якты бәйрәм өйләрегезне җылылык, шатлык белән тутырсын һәм барлык изге башлангычларыгызда уңыш китерсен!
Бәйрәм белән, кадерле дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев