Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районы башлыгы якташларын Җиңү бәйрәме белән котлады

Роман Исланов якташларына сәламәтлек, иминлек һәм игелек теләде.

Хөрмәтле Болгар шәһәре һәм Спас районы халкы, кадерле якташлар!
Сезне бөек бәйрәм — Җиңү көне белән котлыйм!

9 Май – Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган ата-бабаларыбызның батырлык-ларын аерым горурлык һәм рәхмәт хисләре белән искә алу көне ул. Аларның батырлыгы, фидакарьлеге һәм Ватанга мәхәббәте безнең өчен чын патриотлык үрнәге булып калачак.

Бу көнне без һәлак булган геройларның якты истәлеге алдында баш иябез, ветераннарга хәрби һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез.

Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм игелек телим! Һәр йортта татулык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, ә халкыбызның бөек батырлыгы турында истәлек Россиянең чәчәк атуы хакына яңа казанышларга илһам бирсен!

Җиңү көне белән!

Спас районы башлыгы Роман Исланов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев