Сирена тавышын ишеткәндә нишләргә: Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшләре
Сигнал «Барысына да игътибар!» – хәзер мөһим мәгълүматны тапшыру башланачак дигәнне аңлата.
Сиреналарны яки тавыш көчәйткечләрне кабызган очракта паникага бирелергә кирәкми. Бу гражданнар оборонасының бердәм сигналы, ул игътибарны җәлеп итә һәм хәзер мөһим хәбәр булачагын аңлата. Аны урам динамикалары, телевидение, радио, домофоннар аша, шулай ук өзек-өзек транспорт гудоклары ярдәмендә тапшырырга мөмкиннәр.
Беренче эш – тыңлагыз. Сигналдан соң тапшырылачак хәбәрнең беткәнен көтәргә кирәк. Әгәр сез урамда булсагыз, тавыш көчәйткечләргә игътибар итегез. Өйдә булган очракта, кичекмәстән телевизорны теләсә кайсы беренче мультиплекс яки радио каналына кабызыгыз. Ашыгыч хәбәрдә нәрсә булганын, нинди куркыныч тууын, үзеңне ничек тотарга һәм кая барырга икәнен аңлатачаклар. Мәгълүматны берничә тапкыр кабатларга мөмкиннәр.
Смартфонга карарга иренмәгез. Тикшерегез, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасыннан СМС-хәбәр яки «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» кушымтасыннан push-хәбәр киләргә тиеш.
Бу хакта күршеләргә дә әйтегез. Алар белмиләр икән — аларны кисәтегез. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр һәм сигналны ишетмәүчеләр өчен мөһим.
Иң мөһиме – тынычлык саклагыз. Паника комачаулый гына. Хакимият тапшырачак инструкция буенча төгәл эш итегез. Хәбәр итү системасы сезнең иминлегегез өчен булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев