Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Штрафлар артачак

Агымдагы елның 21 апрелендә кабул ителгән федераль Закон нигезендә, 1 гыйнвардан РФ административ хокук бозулар кодексына җиңел машиналы таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга, шулай ук автомобильләрнең тукталышы һәм машиналарны кую кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле үзгәрешләр гамәлгә керә.

Юрий Баранов,
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
Штрафлар түбәндәге кагыйдә бозулар өчен арта: салонда тиешле мәгълүматның, җиңел машиналы таксиның цветография схемасы яки тану (опознавательный) фонаре булмау, касса чегын яки мәҗбүри отчёт бланкы формасында квитанциянең бирелмәве, машина йөртүченең машинадан файдалану килешүен яки аның күчермәсен, транспорт чарасын заказ буенча пассажирлар йөртү яки багаж ташу өчен куллануга нарядны күрсәтүдән баш тартуы, заказ буенча пассажирлар йөртү һәм багаж ташуны язма рәвештә килешү төземичә генә транспорт чарасыннан файдалану.
Моннан тыш, җиңел таксида билгесез кешеләрне заказ буенча ташыган очракта пассажирлардан акча алганда, җиңел машиналы таксиның пассажирлар һәм багаж ташырга рөхсәте булмаган өчен дә җәза бирү күздә тотыла.
Бу кагыйдәләрне бозган өчен машина йөртүчеләргә - 1 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, урындагы кешеләргә - 10 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 30 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салыначак.
Шулай ук 2012 елның 1 гыйнварыннан транспорт чарасына җиңел машиналы таксиның тану фонарен законсыз куйган яки машинаның тышкы ягына цветография схемасын ябыштырган өчен дә җәза бирү күздә тотыла. Болар өчен гражданнарга - 2500 сум, урындагы кешеләргә - 20 мең сум, юридик затларга 500 мең сум штраф салына. Шулай ук транспорттан файдалануны тыйган сәбәпләр юк ителгәнче машинаның дәүләт номерлары алынып, законсыз куелган фонарь конфискацияләнә. Мондый машина белән идарә иткән машина йөртүчегә 5000 сумга кадәр штраф яный.
Яңа елдан светофорның тыю сигналына яки урам хәрәкәтен көйләүченең тыюна игътибар бирмичә китеп барган өчен штраф 700 сумнан 1000 сумга кадәр арта. Стоп-линия алдында туктамаган машина йөртүчеләр - 800 сум, ә заторга карамыйча, урам чатына чыгып, хәлне тагын да кискенләштергән һәм аркылы чыгучы транспорт өчен тоткарлык тудырган кешеләр 1000 сум штраф түләячәк (хәзер моның өчен кисәтү яки 100 сум штраф бирелә). Урам чатын чыкканда өстенлеккә ия булган транспорт чарасына юл бирмәүчеләргә дә 1000 сум акча түләргә кирәк булачак.
2012 елның 1 июленнән транспорт тукталышы һәм машиналар кую кагыйдәләрен бозучылар өчен дә штрафлар артачак. Мәсәлән, тиешле юл билгесе булмаса, җәяүлеләр чыга торган юлда һәм аннан 5 метр якынрак яки тротуарда тукталган өчен 1000 сум күләмендә штраф салына. Хәзрге вакытта мондый бозулар өчен кисәтү яки 300 сум күләмендә штраф каралган. Пассажирларны утырту яки аларны төшерүне исәпкә алмаганда, маршрутта йөрүче транспорт чараларының тукталышында яки алардан 15 метр якынрак туктаган өчен шулай ук 1000 сум штраф биреләчәк (хәзерге вакытта кисәтү яки 100 сум штраф).
Трамвай юлларында яки машиналар йөри торган юлның беренче рәтеннән эчтәрәк туктаган өчен машина йөртүчеләргә 1500 сум акча түләргә туры киләчәк (хәзер - 100 сум). Тукталышны тыйган билгеләрне үтәмәгән өчен штраф биш тапкыр арта, 300 сумнан 1500 сумга җитәчәк. Шул ук вакытта машина йөртүче башка транспорт чаралары өчен каршылык тудырса яки тоннельдә туктаса, аңа 2000 сум түләргә туры киләчәк. Бу очракларның һәрберсендә автомобильне тоткарлап, махсус стоянкага куярга мөмкин.
Әгәр югарыда санап үтелгән тукталыш кагыйдәләре Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә бозылса, моның өчен 3000 сум административ штраф түләнә, башка кагыйдәләрне бозган өчен 300 сум штраф яки кисәтү биреләчәк. Федераль әһәмияткә ия булган шәһәрләрдә штраф 2500 сум тәшкил итәчәк.
Маршрут транспорт чаралары өчен билгеләнгән полосадан барганда яки анда туктаган өчен - 1500 сум, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә 3000 сум штраф биреләчәк (хәзер кисәтү яки 300 сум штраф).
Кешеләр яши торган зоналарда транспорт чараларының хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозган өчен - 1500 сум, (хәзерге вакытта - 500 сум), федераль әһәмияткә ия булган шәһәрләрдә 3000 сум штраф салыначак.
Киләсе елның 1 июленнән башлап "Транспорт чараларын тоткарлау, аннан файдалануны тыю" маддәсе яңа редакциядә биреләчәк. Аның нигезендә, тоткарланган транспорт чарасын урыннан-урынга күчерү һәм саклау өчен чыгымнарны административ хокук бозучы зат түләячәк. Ә транспорт чараларын махсус стоянкага алып бару, аларны саклау, һәм шуңа бәйле чыгымнарны түләү тәртибе Россия Федерациясе регионнары законнары нигезендә билгеләнәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X