Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлаулардан ниләр көтәсез?

Гомәр Галимов,

участок ветеринария пункты мөдире (Иске Рәҗәп авылы):

- Мин сайлауларга зур өметләр баглыйм. Шуңа күрә тавыш бирүдә бик теләп катнашачакмын. Бу юлы без республикабыз Президентын сайлаячакбыз. Мондый зур сәяси вакыйга берәүне дә битараф калдырырга тиеш түгел. Бу республика һәм район үсеше өчен аеруча мөһим.

Мин гомер буе туган авылым Иске Рәҗәптә эшләдем. Бездә халык күп итеп мал-туар асрый. Хуҗалыклардагы мөгезле-эре терлекләрнең баш саны гына да мең ярымга җитә (шуның дүрт йөзе - савым сыерлар). Ат, сарык һәм кош-кортны да җитәрлек асрыйлар. Авыл кешесе беркайчан эшсез тормады, ит һәм сөт сатудан шактый табыш алалар.

Сайлау көнендә авылдашларым сайлау участокларына килеп, үзләре ышанган кешеләр өчен тавыш бирерләр, дип уйлыйм.

Наталья ЕРМИЛИНА,

хуҗабикә (Покровка авылы):

- Сайлауларда катнашу - һәр кешенең изге бурычы. Тормышларның киләчәктә тагын да яхшырачагына мин чын күңелдән ышанам.

Авылыбыз берничә генә йортлы булса да, соңгы араларда булган үзгәрешләргә бик шатландык. Әле шушы көннәрдә генә юл төзүне тәмамладылар. Бу юлны күп еллар буе тилмереп көткән идек. Бердәнбер авыл юлына вак таш та түшәделәр. Хәзер инде елның теләсә кайсы фасылында бернинди кыенлыкларсыз авылдан транспорт чарасы белән чыгып китәргә һәм кайтырга була. Инде менә авылга газ кертүләрен, азык-төлек кибете төзүләрен көтәбез. Тора-бара бу проблемалар да хәл ителер, дип уйлыйбыз. Гомер буе яшәгән туган авылны беребезнең дә ташлап китәсе килми. Туган як ул һәркем өчен якын һәм кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев