Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатып алганда игътибарлы бул

"Соңгы вакытларда бәяләрнең кинәт артуы халыкта бору тудыра башлады: витринадагы товарның бәясе бер төрле булса, кассада башка бәя буенча исәп-хисап ясыйлар. Ягъни, күбрәк түлисең. Продуктның бәясе "кинәт" артуын өйгә кайтып чекны игътибар белән карый башлагач кына күреп аласың... Барысын да гаеплисе килми, әмма кайбер сатучылар, форсаттан файдаланып, халыкны алдауның төрле...

"Соңгы вакытларда бәяләрнең кинәт артуы халыкта бору тудыра башлады: витринадагы товарның бәясе бер төрле булса, кассада башка бәя буенча исәп-хисап ясыйлар. Ягъни, күбрәк түлисең. Продуктның бәясе "кинәт" артуын өйгә кайтып чекны игътибар белән карый башлагач кына күреп аласың...
Барысын да гаеплисе килми, әмма кайбер сатучылар, форсаттан файдаланып, халыкны алдауның төрле юлларын табалар. Товарны ваклап сатып алуның юньгәрәк төшүен барыбыз да беләбез. Әмма һәр очракта да түгел. Күптән түгел биш килограммлы капчыкка тутырылган шикәр комы сатып алдым. Моның өчен 312 сум түләдем. Ә менә бер килограммлы пакеттагы шикәр комының бәясе 54 сум иде. Димәк, мин 42 сумны күбрәк түләгән булып чыгам. Бу очракта нишләргә?
Тамара БОРИСОВА.
Болгар шәһәре.
Хатка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең белгеч-эксперты Рузалия КАДЫЙРОВА аңлатма бирә.
- Хатның беренче өлешендә бәян ителгән очрак күпләргә тыныштыр, дип уйлыйм. Шуңа да карамастан, сатып алучыларның күпчелеге үз хокукларын якларга тырышмый. Янәсе, тиен-миен акча өчен нервы бетереп, бушка вакыт уздырасы килми...
Кассирлар исә бәяләрнең төрле булуын үзләренчә аңлата: администратор залдагы бәяне алыштырырга өлгермәгән, ә менә компьютерга инде яңа бәяләр кертелгән.
Бу инде "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Федераль законны бозу дигән сүз. 10нчы маддәнең 1нче пункты нигезендә, сатучы товарлар турындагы тулы һәм төгәл мәгълүмат белән вакытында таныштырырга һәм сайлап алу мөмкинлеге бирергә тиеш. Шул ук маддәнең 2нче пункты мондый төгәллек тә кертә: товар турындагы мәгълүматлар арасында сумнардагы төгәл бәя тиененә кадәр һәм сатып алуның тулы шартлары күрсәтелергә тиеш.
Россия Федерациясенең административ хокук тәртибен бозулар турындагы Кодекста (14.7нче маддә) товар турында төгәл мәгълүмат җиткермәү ул кулланучыны турыдан-туры алдау дигән сүз. Әгәр кибет товарны ценниктагы бәядә күрсәтелгәнчә сатарга, түләнгән акчаны яки аерманы кире кайтарып бирергә теләмәсә, жалоба кенәгәсен сорарга һәм барысын да аңлатып язарга яки полициягә хәбәр итәргә кирәк. Бәхәсле очракларны хәл итү белән эчке эшләр органнары шөгыльләнә дә инде. Сатып алучының дөреслеген шаһитлар күрсәтмәсе, ценникның һәм касса чегының фоторәсеме дә раслый ала. Жалоба буенча кибеттә тикшерү уздырылырга тиеш. Әгәр гаеп расланса, бу очракта кибет администрациясенә шактый зур суммада штраф салынырга мөмкин.
Шунысын әйтергә кирәк, 2014 елда безнең бүлеккә сәүдә нокталары кассаларында товарларга бәянең арттырылып сатуы турында 10 хәбәр алынды. Әмма сатып алучыларның берсе дә гариза язарга теләмәде. Ә мондый документтан башка контрольлек итүче теләсә кайсы орган оешма яки сатучыга карата бернинди чара да күрә алмый.
Хатның икенче өлешенә килгәндә, монда гадәти маркетинг ысулы кулланылган, дияргә була. Закон нигезендә, моның өчен сатучыга җәза биреп булмый. Алданасыгыз килмәсә, кибеткә калькулятор алып барыгыз һәм барысын да урында исәпләп чыгарыгыз. Тагын бер киңәш: ташламалар турында искәртүче сары төстәге ценникларга игътибар итегез: гадәттә мондый товарның бәясе күршедәге киштәдәге товарныкына караганда кыйммәтрәк була.
Кыйммәтлерәк әйбер сатып алырга теләсәгез, берничә сәүдә ноктасын карап чыгыгыз: конкуренция дигән нәрсәне берәү дә бетермәде, шуңа күрә бер үк товарның бәясе төрле кибеттә төрлечә була. Сайларга, акчаны санарга һәм үз хокукыгызны якларга өйрәнегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев