Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Саклык чаралары күрергә кирәк

Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу һәм юк итү буенча комиссия "Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында" карар кабул итте, аның нигезендә, район территориясендә 15 декабрьдән алып, 10 гыйнварга кадәр, янгынга каршы махсус режим кертелә.

Сергей Шалашов,
янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.
Беренче чиратта, бәйрәм чараларын оештыручылар бәйрәмне үткәрү урынын һәм IV белән V класслы пиротехника чараларын куллануны Дәүләт янгын күзәтчелеге органннары белән килешерегә тиеш. Пиротехниканы саклау һәм сату белән шөгыльләнгән юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә таләп ителгән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауны тәэмин итәргә кирәк. Бәйрәм чараларын хәзерләү белән шөгыльләнгән яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф, мәдәният һәм социаль яклау бүлеге җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлеге башлыклары бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен чаралар комплексын күрергә тиеш.
Урамдагы чыршыларны бизәү өчен сертификация үткән электр гирляндаларын гына кулланырга ярый. Гидрантлар, объектларга, торак йортларга, су чыганакларына илтә торган юллар үз вакытында кардан чистартылып торылырга тиеш, кирәк чакта алар янына бернинди тоткарлыксыз барып җитәргә мөмкин булсын.
Сәүдә предприятиесе җитәкчеләренә сертификатлары, закон таләпләренә туры килүе турында декларацияләре булмаган пиротехника һәм электр гирляндаларын, шулай ук техник документларда янгын куркынычсызлыгы күрсәткечләре күрсәтелмәгән чыршы бизәкләре һәм чыршыларны сатмау буенча чаралар кабул итәргә кирәк.
Тәүлек буе хәрәкәте чикләнгән кешеләр була торган учреждение җитәкчеләренә бәйрәмнәрне үткәргән вакытта кизү торучы персоналның санын арттырырга, алар белән өстәмә инструктажлар үткәрергә кирәк.
Шулай да саклык кагыйдәләрен һәркем хәтердә тотарга тиеш, чөнки безнең иминлегебез үзебездән генә тора. Ә Яңа ел бәйрәмнәре күбесенчә безнең балаларыбыз катнашында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев