Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз

Республикада террордан саклануны тикшерү буенча 7 ноябрьдән 17сенә кадәр өйрәнүләр оештырыла.

Фәнил Хөсәенов,
полиция җитәкчесе урынбасары.
Россия көч структуралары үткәрә торган өйрәнүләрнең максаты - кайбер торак пунктларда килеп чыгарга мөмкин өйрәнүдә катнашкан диверсантларны табу һәм аларны тоту. Аларның максаты - спорт комплексларына, вокзалларга, кинотеатрларга, кибетләргә һәм халык күп була торган башка урыннарга үтеп кереп, шартлаткыч әйбер муляжларын кую.
Өйрәнүдә катнашучы диверсантлар (кагыйдә буларак, егерме-кырык яшьлек ирләр булырга мөмкин), халыкка фатирга керү, автотранспортны арендалау яки алып тору, Сим-карталар яки кәрәзле телефоннар сатып алу, нинди дә булса объектка яки учреждениегә әйберләр алып барып бирү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Даруханәләрдә, кибетләрдә алар зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга, кайбер учреждениеләрнең эше белән артык кызыксынып, аларны фотога төшерергә мөмкин. "Диверсантлар" хәтта чит илләрдән килүче мигрантлар рәвешендә эшкә урнашырга, нинди дә булса сәбәп табып, турфирмаларга керергә дә мөмкин.
Шуңа күрә бик сизгер булырга кирәк. Өйрәнүләр вакытында гына түгел, уяулыкны беркайчан югалтырга ярамый, чөнки кайчан да булса диверсантларның чын булып чыгу куркыны бар. Шуңа күрә алар ягыннан провокацияләргә каршы торырга һәрвакыт әзер булырга кирәк.
Диверсант кебек шикле күренгән кешеләр турында теләсә нинди мәгълүматны (8843) 231-49-00, 3-00-18, 02 телефоннары буена хәбәр итәргә була.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X