Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә ОКВЭД кодларын яңача исәпкә ала башладылар

Быелдан реестрларда кодларның ике төре барлыкка киләчәк - берсен эшмәкәрләр үзләре сайлый, икенчеләрен статистика исәпли.

Россиядә компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен бердәм реестрларда эшчәнлек төрләрен чагылдыру кагыйдәләрен үзгәртә торган законга төзәтмәләр үз көченә керде. Яңалыклар 529-ФЗ номерлы Федераль закон белән расланды, ә аңлатмаларны Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә бирделәр.

Элек барысы да гади иде: эшмәкәр теркәлгәндә нәрсә белән шөгыльләнергә җыенганын күрсәтә һәм кодлар реестрга эләгә иде. Хәзер система катлаулана, ләкин төгәлрәк була.

Кодларның беренче төре - мгаризада күрсәтелгәнчә. Алар юкка чыкмый. Эшкуар элеккечә үк эшчәнлек ачылганда яки үзгәргәндә аларны мөстәкыйль билгели.

Икенче төр — отчет төре. Монда инде эшкә Росстат кушыла. Ведомство статистика отчеты мәгълүматларына анализ ясый һәм эшнең һәр юнәлеше буенча процент өлешләрен исәпли. Мәсәлән, әгәр компания сәүдә белән дә, хезмәт күрсәтүләр белән дә шөгыльләнә икән, реестрда бизнесның һәр төргә ничә проценты туры килүе турында мәгълүмат барлыкка киләчәк.

2026 елдан башлап Росстат бу мәгълүматларны салым хезмәткәрләренә 10 апрельгә кадәр тапшырырга тиеш.

Компаниянең кодларын ФНС сайтында «Үтә күренмәле бизнес» яки «ЕГРЮЛ/ЕГРИПтан мәгълүмат бирү» сервислары аша белергә мөмкин. Ләкин нечкәлек бар: процент өлешләре бизнес хуҗасына гына күренәчәк. Чит кулланучылар кодларны гына күрә ала, ә саннар алар өчен ябык.

Бизнес хуҗалары мәгълүматларны салым порталындагы «Бизнесны дәүләт онлайн-теркәве» сервисы аша соратып алырга мөмкин. Анда эшчәнлек төрләре буенча өлешләрнең нәкъ менә ничек бүленүе күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев