Россия көнендә Спас районының сигез укучысына паспорт тапшырдылар
Җәмгыять

Россия көнендә Спас районының сигез укучысына паспорт тапшырдылар

Тантана төп бәйрәм сәхнәсендә узды.

Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы кысаларында Спас районы укучыларына шәхес таныклыклары тапшыру тантанасы узды.

Бу көнне паспортларны Ульяна Ананьева, Альбина Зарипова, Юлия Корнеева, Дарья Маничева, Есения Печаева, Сергей Сейчасов, Илья Соловьёв һәм София Хәсәнова алды.

Төп документларны, шулай ук истәлекле бүләкләрне бәйрәм геройларына Спас районы башлыгы Роман Исланов һәм Россиянең Спас районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы Донат Усманов тапшырдылар.

Тантана уртак фотога төшү белән тәмамланды.

Бу көн, һичшиксез, укучыларның истәлегендә озакка калыр.


Нет комментариев