Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт сиңа, укытучыбыз

Тәнзилә Хафизова. Безнең Чәчәкле урта мәктәбендә укучыларга төпле һәм тирән белем бирүче үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле укытучылар эшли. Моннан байтак еллар элек мин үзем дә авыл урта мәктәбен тәмамладым. Безнең сыйныф җитәкчебез Флера Әсәт кызы Хәсәпова иде. Ул үзенең пөхтәлеге, җыйнаклыгы, зәвыклы киенүе белән истә калды һәм бездә дә...

Тәнзилә Хафизова.
Безнең Чәчәкле урта мәктәбендә укучыларга төпле һәм тирән белем бирүче үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле укытучылар эшли.
Моннан байтак еллар элек мин үзем дә авыл урта мәктәбен тәмамладым. Безнең сыйныф җитәкчебез Флера Әсәт кызы Хәсәпова иде. Ул үзенең пөхтәлеге, җыйнаклыгы, зәвыклы киенүе белән истә калды һәм бездә дә әнә шул сыйфатларны тәрбияләргә тырышты. Үз фәнен яраткан укытучыбыз бездә дә туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләде. Без аның дәресләрен көтеп ала идек. Үзенә дә һәм кирәк вакытта укучыларына карата да таләпчән булды.
Ул Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, бездә ун ел татар теле фәнен укытты. Тырыш, актив һәм үз эшен яхшы белгән укытучыбызга зур ышаныч күрсәтеп, аны мәктәп директоры итеп куйдылар һәм менә егерме елдан артык шушы җаваплы вазифаны башкара. Мәктәпнең үзе дә, аның тирә-ягы да чисталыгы белән игътибарны җәлеп итеп тора, монда да Флера Әсәт кызының зур тырышлыгы кергән. Мәктәп бакчасында ел саен яшелчәләрдән һәм җиләк-җимешләрдән мул уңыш үстереп алалар.
Тормыш иптәше Рөстәм абый белән авылда үрнәк гаилә булып яшиләр, үзләре кебек тәртипле һәм тыйнак ике бала үстерделәр, икесенә дә югары белем бирделәр.
Вакыт сизелми дә үтә. Менә укытучыбызның да тормышында истәлекле юбилее булды. Без, барлык укучылары, чын күңелдән аны юбилее белән котлап, киләчәктә дә эшендә зур уңышлар, иминлек, бәхетле озын гомер телибез.
Чәчәкле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат