Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт сезгә, игелекле кешеләр!

Операцияләрне күп кичергәнлектән, соңгы араларда мин кешеләр ярдәменнән башка яши алмыйм.

Мин һәрвакыт чиркәү әһелләре Ирина, Владимир, аларның балалары Анастасий һәм Юлиянең җылы кайгыртуын тоеп яшим. Мәскәүдән аларның тагын бер кызлары Алла да бик еш телефоннан шалтыратып хәлемне белешеп, барысын да сораштырып тора. Аның улы минем белән яши. Язын Илья бакчамда теплица ясап куйды, шунда беркадәр яшелчә дә үстердем.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән Нина Николаевна Трубникова да яныма еш килеп тора. Уңган-булган бу хатын беркайчан да вакытын кызганып тормый, идәнне дә себереп һәм юып чыгара, башка эшләргә дә өлгерә. Мәсәлән, җәйге эссе көннәрдә бакчадагы яшелчәләргә суларны гел ул килеп сипте.

Медицина хезмәткәрләренә дә әйтер рәхмәт сүзләрем күп. Җәй башларында саксызлыгым аркасында егылган идем. Табиб Равил Таҗи улы Базыйровка мөрәҗәгать иттем. Өйгә килеп дәвалау курсы билгеләде. Аннары район хастаханәсендә дәваландым. Биредә дә табиблар Наилә Туктар кызы Мистахова һәм Ражавәли Әссәметдин улы Кожоевның, хирургия бүлеге шәфкать туташларының җылы кайгыртуларын тоеп тордым.

Казандагы клиникаларның берсендә дәваланганда Мәскәүдә яшәүче сеңлем Зоя гел янәшәмдә торып, хәленнән килгән кадәр ярдәм итте. Әнә шундый кешеләрнең булышлыгын тойганда күңел сөенә, бераз яшәреп киткәндәй буласың. Дару гына түгел, кеше сүзе дә дәвалау сәләтенә ия, дип әйтүләре чын икән.

Күршеләрем Зинаида һәм Анатолий Шошевлар, Зоя Култынова турында да әйтми булдыра алмыйм. Алар миңа бакча эшләрендә ярдәм итәләр, Зинаида Ермолаевна миңа уколлар да ясап тора. Шулай ук Ирина Масанкина, Александра Платова, Галина Цыганцева, Вера Якимова, Валентина Кубанова, Надежда Военушкинага да нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек. Үзләренең мәшәкатьләре җитәрлек булса да, телефоннан да шалтыраталар, кереп хәлемне белергә дә вакыт табалар Александра Павловна миннән шактый олырак булса да, ике көннең берсендә хәл белергә килә. Тамара Телегина, аның кызы Иринага, Вера Моисеевага да чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче "Рассвет" үзәге белгечләре Ирина Логинова, Анна Тарасова һәм Екатерина Ланкина да хәл белергә килделәр.

Кешеләр белән очрашу һәм аралашулар күңелгә көч бирә, авыртуларны баса. Башкаларның хәленә керә белгән, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга атлыгып торучы олы җанлы кешеләрнең барысына да олы рәхмәтемне җиткерәм.

Евгения Черкасова.

Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кешеләр ярдәме рәхмәт сүзләре