Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика проекты кысаларында

Алдан хәбәр ителгәнчә, безнең якташыбыз Энҗе Абдрахманова "Кадрлар резервы" республика проектында Спас районы вәкиле булып тора.

Бу уникаль проектта 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр теләсә кем катнаша ала. Аның максаты - илебезнең киләчәгенә битараф булмаган актив яшьләрне билгеләү. "Кадрлар резервы" үзенең укыту программасы буенча аерым бер үзенчәлеккә ия. Анда катнашучылар социаль проектлаштыру өлкәсендә, дәүләт белән идарә итү нигезләре, оратор осталыгы, инглиз теле буенча илебезнең иң яхшы педагогларыннан бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белем алалар.
Проект ел буе тормышка ашырыла торган дүрт этаптан тора. Финалистларга республиканың министрлык һәм ведомстволары, шулай ук җәмәгать оешмаларында практика үтәргә мөмкинлек биреләчәк. Моннан тыш, проектта катнашканнан соң, яшь белгечләрнең эшкә чакырылырга яки хезмәт урынында югарырак күтәрелергә дә мөмкинлекләре бермә-бер артачак.
Октябрь башында бу проектның бер өлешен тәшкил иткән "Өскә" ("Вверх") конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителгән иде. Ул агымдагы елның 15 ноябреннән 20 ноябренә кадәр үткәреләчәк.
Энҗе конкурсның барлык этапларында да уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәбез. Ул хәзерге вакытта безнең тармак технологияләре техникумыннан күчеп, Казан шәһәренең махсус урта белем бирү учреждениеләренең берсендә белем ала. Булачак һөнәре - кунакханә сервисы. Бераз алдарак бу проект кысаларында Энҗе безнең техникум базасында "Киләчәк һәрберебездән тора" акциясен оештырып үткәргән иде. Студентлар анда бик актив катнаштылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев