Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Советы утырышы

Өченче көн район Советының чираттан тыш утырышы үтте.

Депутатларга фикер алышу өчен куелган мәсьәләләр арасында Россия Эчке эшләр минстрлыгының Спас районы бүлеге эшчәнлеге дә бар иде. Бүлек җитәкчесе Әнәс Маннанов үз чыгышында узган ел алар өчен "Полиция турындагы" Федераль законның гамәлгә кертелүе сәбәпле, үзгәрешләр һәм реформалар башлану елы булуын билгеләп үтте. Ләкин эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алдында торган бурычлар шул ук калды: җинаятьләрне ачу һәм тикшерү, хокук бозуларга профилактика ясау. Район территориясенең криминоген халәте тулаем алганда тотрыклы булуы билгеләп үтелде, ә соңгы биш ел эчендә җинаятьчелек дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. Узган ел үтерү, аңлы рәвештә кешенең үлеменә китерүче сәламәтлеккә авыр зыян салу, талау, фатир басу очраклары бөтенләй теркәлмәгән. Шулай ук экстремизм, дини фанатизм, ксенофобия, милләт һәм расаларны күрә алмау идеяләрен алга куйган дини үзәкләр һәм аерым затлар ачыкланмаган. Терроризм һәм экстремизмга бәйле җинаятьләр дә кылынмаган.
Шулай да теркәлгән җинаятьләрнең саны бераз кимүгә карамастан, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны бермә-бер арткан (15тән 33кә кадәр). Җинаятьчеләр арасында балигъ булмаганнар, хатын-кызлар, даими кереме булмаган, элегрәк җинаять кылган затларның саны күбрәк. Коррупция, наркотикларның законсыз әйләнеше, коралны законсыз саклау, юл-транспорт фаҗигаләренә бәйле сораулар аерым игътибар таләп итә. Боларның барысы да хокук саклау органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм башка структураларга профилактика эшен көчәйтү кирәк-леге турында сөйли.
Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча участок сайлау комиссиясе составына кандидатлар буенча тәкъдимнәр, район территориясендә даими яшәп, өч һәм аннан артык баласы булган гражданнарга бирелә торган җир участокларының күләме һәм башка мәсьәләләр каралды.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев