Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы котлавы

Якынлашып килүче Раштуа уңаеннан, район башлыгы Камил Нугаев православие динен тотучыларны бәйрәм белән котлады.

Чын күңелдән сезне бу изге бәйрәм белән тәбрик итәм, диелә котлауда. Аны ата-бабаларының традицияләрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән һәр гаилә билгеләп үтә. Кайсы гына диннән булсак та, без тамырларыбызны онытырга тиеш түгел. Иң мөһиме - тату, дус яшәп, бер-береңне аңларга, теләсә нинди мәсьәләне хәл иткәндә уртак тел таба белергә кирәк.
Барыгызга да нык сәламәтлек, күтәренке рух телим, диелә котлауда. Туган җиребездә дуслык, иминлек булсын!
* * *
Район башлыгы Камил Нугаев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев исеменә котлау җибәрде.
Спас муниципаль районы башкарма комитеты, Болгар шәһәре башкарма комитеты, авыл җирлекләре һәм шәхсән үземнең исемнән безнең районга күрсәтелгән зур ярдәме өчен аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез, диелә котлауда. Төрле дин тотучыларга ярдәмнән тыш, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл клубларын ремонтлауда, юллар төзелешендә һәм төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтелә. Оешмаларның, предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм аерым гражданнарның бер үтенече дә игътибарсыз калмады. Фоат Вәли улы барысына да хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә, әйткән сүзендә торырга тырыша.
Район башлыгы аңа яңа елда сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм зур уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев