Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башкарма комитетында – яңа кеше

Дүшәмбе көнне район Советы утырышы булды, анда депутатлар башкарма комитетның яңа җитәкчесен сайладылар. Утырыш эшендә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алесеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев, ТР Дәүләт Советының хокук Идарәсе башлыгы Андрей Ощепков һәм башка рәсми затлар катнашты. Башта конкурс комиссиясе рәисе...

Дүшәмбе көнне район Советы утырышы булды, анда депутатлар башкарма комитетның яңа җитәкчесен сайладылар.
Утырыш эшендә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алесеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев, ТР Дәүләт Советының хокук Идарәсе башлыгы Андрей Ощепков һәм башка рәсми затлар катнашты.
Башта конкурс комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова башкарылган эш һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләде. Конкурста катнашу өчен комиссиягә бу постка биш кандидатның гаризасы керде. Комиссияне үткән өч кандидат депутатлар алдында үз программалары белән чыгыш ясадылар. Тикшергәннән соң, депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән район башкарма комитеты җитәкчесе итеп моңа кадәр башкарма комитетның районның инфраструктур үсеше буенча җитәкче урынбасары булып эшләгән Валерий Осокинны сайладылар. Ул үзенә күрсәткән ышанычлары өчен барысына да рәхмәт әйтте һәм бергә уңышлы эшләрбез дигән ышаныч белдерде.
Утырыш эшенә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев