Эш, грантлар һәм волонтерлык: 2026 елда Татарстан яшьләре өчен нинди мөмкинлекләр ачык
Меңләгән яшь кеше тормышта урын тапкан инде.
Республика яшьләре быел дистәләгән ярдәм программаларыннан файдалана ала. Эш, үз проектларың, иҗатың, эре чараларда волонтерлык - сайлау мөмкинлеге бик зур. Болар барысы да «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Яшьләр өчен мөмкинлекләр» федераль кампаниясенең бер өлеше булып тора.
Эш бар
Узган ел гына да Татарстанда 15 меңнән артык яшь белгечне эшкә урнаштырганнар. Төбәк предприятиеләре яңа кешеләрне яллау буенча рекордлар куя. Бу өлкәдә студентлар отрядлары аеруча аерылып тора. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы мәйданчыкларында бер үк вакытта 2 меңгә якын студент-төзүче һәм меңгә якын мәктәп укучысы эшләгән. Эре партнерлар — КАМАЗ, «Алабуга Строй», «Алабуга Композит», «Алабуга Топ» яшьләрне бик теләп алалар.
Үз идеяләреңә грантлар
ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров "Росмолодежь. Грантлар" конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итүен искә төшерә. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар үз идеяләрен тормышка ашыру өчен миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Сайлау өчен 18 юнәлеш: кешеләргә ярдәм итүдән һәм экологиядән алып, яшьләр медиасына һәм мәдәниятенә кадәр.
Форумнар һәм фестивальләр
Бу җәйдә Самара өлкәсендә «иВолга» төбәк форумы узачак. Бу үзең турында федераль дәрәҗәдә белдерү һәм үз проектыңа ярдәм табу мөмкинлеге.
Ә Татарстан районнарында «Созвездие-Йолдызлык» фестивале башланып китте инде. Меңләгән балалар һәм яшүсмерләр нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтәчәк. Финал гадәттәгечә апрель аенда Казанда узачак.
Волонтер булу һәм дөнья вакыйгаларында катнашу
2026 елда Татарстан волонтерлары ике эре халыкара чарада катнашачак. KazanForum — «Россия — Ислам дөньясы» халыкара икътисадый форумы өчен 650 волонтер җыялар. Тагын 2 мең яшь кеше Екатеринбургта Халыкара яшьләр фестивален оештырырга ярдәм итәчәк.
Ә тагын төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү өчен волонтерлар җыю башлана. Узган ел 600дән артык татарстанлы халыкка парк һәм сквер сайларга булышкан. Эш «тТормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча бара.
Шулай булгач, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Бары тик теләк кенә кирәк.
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев