Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Отчётларны – вакытында

Узган айда Пенсия фондына иминиятләштерүчеләр-дән - эш бирүчеләрдән 2011 елның соңгы кварталы өчен отчётлар кабул итү төгәлләнде.

Татьяна Тумаева,
персонификацияле хисап бүлеге җитәкчесе.
Беренче чиратта, 373 җитәкченең күбесе отчётларны электрон рәвештә бирделәр. 6 меңгә якын иминиятләштерелгән затның шәхси счётларына 100,3 миллион сум акча кергән.
Бер үк вакытта мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүе взнослары, шәхси (персонификацияле) хисап мәгълүматлары, түләүче-иминиятләштерүче физик затларга түләгән акча суммасы турында мәгълүматлар буенча расчётлар кабул ителде. Кагыйдә буларак, хисап тиешле дәрәҗәгә куелган очракта бу өлкәдә проблемалар килеп чыкмый. Бухгалтерлар Татьяна Зарифуллина (Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы), Евгения Коптелова (мәдәният бүлеге), Валентина Солдатова ("Спас оптторг" производство берләшмәсе), Вера Горячкина белән Елена Разинаны (мәшгульлек үзәге) уңай яктан билгеләп үтәсе килә.
Алынган мәгълүматларга караганда, "Болгар Арыш" ЯАҖ, "ХПП Болгар Арыш" ҖЧҖ, "Газсантехсервис" ҖЧҖ, "Спас райтопсбыт" ҖЧҖ, "Болгарлес" ДБУ, "Агрохимсервис" ҖЧҖ, "Агрохим" ҖЧҖ оешмалары, шәхси эшмәкәрләр А. Подгорнов, А. Синицын, К. Корбангалиев хуҗалыклары дүртенче квартал өчен иминиятләштерү взносларының 50 проценттан да азрагын түләгәннәр яки бөтенләй түләмәгәннәр.
Шулай да мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерү взносларын вакытында һәм тулы күләмдә түләү - иминиятләштерүчеләрнең бурычы һәм ул безнең оешма гына түгел, район администрациясе һәм прокуратурасы контроле астында тора. Мәсәлән, 2011 ел өчен - 8567,53 мең сумлык взнослар түләтергә - 1221 таләп, 4728,7 мең сумлык - 669 инкассо поручениесе, суд приставлары хезмәтенә - 214 карар, судка 78,4 мең сумлык - 19 иск, Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны чикләгән 38 карар җибәрелгән.
Боларның барысы да бүгенге һәм булачак пенсионерларның иминлеген саклау өчен эшләнә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПФР