Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мондый продукция барысына да кирәк

Андрей Каргин, Сергей Гришин һәм Илдар Рәхимов "Спас ХПП" җәмгыятендә тегермәнче булып эшлиләр. Алар игенчеләр үстергән ашлыктан ипи пешерүчеләргә дә, уңган хуҗабикәгә дә бик кирәк булган продукция җитештерәләр.

Тегермәндә сменасына дүрт тоннага кадәр югары һәм беренче сортлы он җитештерелә. Продукция складта тоткарланмый. Аны безнең районда гына түгел, күрше районнар, Ульяновск өлкәсе кулланучылары да сатып ала. Белгечләр раславынча, онның сыйфаты шактый югары. Тегермәндә кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә игеннән он ясаталар.
Әлегә тегермән бер смена белән эшли, ә кышын, онга ихтыяҗ арткач, ике сменалы режимга күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев