Мин ни өчен сайлауга барам?
Фиркат Галимов,
хезмәт ветераны, Республиканың атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Россия пенсионерлар берлегенең җирле оешма җитәкчесе (Болгар):
- Бу якшәмбе көнне без бөтен гаиләбез белән сайлауларга барабыз. Безнең бервакытта да сайлауларга бармый калган булмады. Чөнки ул безнең өчен дә, бездән соң киләчәк яшьләр өчен дә бик кирәк. Татарстанның киләчәген яшьләр хәл итә, без шулар өчен тавыш бирәбез. Әлбәттә, сайлауларга һәр кеше килергә, лаеклы дип тапкан кандидатны сайларга тиеш, чөнки барыбыз да тормышларның тагын да яхшыруына ышана, өмет белән карый.
Сайлаулар көнне һәр кеше үзенең гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Безнең гаиләбез өчен ул закон.
Анастасия Бузукина,
хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны (Болгар шәһәре):
- Безнең буын кешеләре кыен вакытларда яшәде. Күбебез бик иртә эшли башлады, авыр сугыш сынауларын да үттек. Мин кулыма корал тотып, Ватанымны сакладым һәм моның белән чиксез горурланам. Авырлыкларны күп күргәнлектән, минем өчен илдә, җәмгыятьтә тынычлыктан да кадерле нәрсә юк. Бу киләчәктә дә шулай булсын иде. Киләчәктә дә республикабызның, районыбызның тотрыклы үсүен телим һәм сайлауларга да шундый уйлар белән барам.
Дмитрий Прохоров,
студент (Танкеевка авылы):
- Мин быел сайлауларда беренче тапкыр гына катнашам, шуңа күрә тормышымда бу бик җитди адым. Беренче тапкыр Татарстан Президентын һәм җирле хакимият органнарына депутатлар сайлыйм.
Сайлауларда һәр кеше катнашырга бурычлы. Мин Ульяновск педагогия университетының физика-математика факультетында укыйм, ә сайлау көнне туган авылыма кайтып, сайлау участогына барып, тавыш бирәчәкмен. Депутатлар сайлап, без зур ышаныч күрсәтәбез һәм алар мөһим мәсьәләләрне уңышлы хәл итүгә җитди карап, тормышларны яхшы якка үзгәртү өчен көчләрен кызганмаслар дип уйлыйм. Димәк, безнең язмыш үз кулыбызда. Моны бөтен кеше дә яхшы аңлый торгандыр.
Татьяна Аптрейкина,
Иж-Борискино мәктәбе укытучысы:
- Мин мәктәптә чуаш теле укытам. Үзебезнең милли телне өйрәнү мөмкинлеге булуына мин бик шатланам. Милли традицияләрне хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәк.
Бу якшәмбедә без Татарстан Президентын һәм җирле хакимияткә депутатлар сайлыйбыз. Бу үзенә күрә бер бәйрәмгә әйләнде. Безнең сайлауларны калдырган юк һәм алдан ук кем өчен тавыш бирергә кирәклеген белеп киләбез. Бөтен кеше дә тормышларыбызның алга китүен, илдә тынычлык, гаиләләребезнең мул яшәвен тели. Яшьләр киләчәккә зур өметләр баглыйлар һәм һәр кеше сайлауларга бары тик яхшы уйлар белән генә килер, дип уйлыйм.
Рәис Гайнуллин,
терлекче (Татар Такталы авылы):
- Татарстан Президентын һәм җирле депутатларны сайларга бер-ике көн генә калып бара. Сайлауларда безнең һәрберебез яхшы киләчәк өчен тавыш бирә. Балалар һәм оныклар нык үскән җәмгыятьтә, мул тормышта яшәргә тиеш. Иң мөһиме - без күпмилләтле республикада дус һәм тату яшибез.
Шуңа күрә сайлау көнендә һәр кеше үзенең сайлау участогына килеп, республикада тотрыклылыкны саклый белә торган, Татарстандагы социаль-экономик тармакның барлык якларын алга чыгарырга сәләтле кешегә тавыш бирергә тиеш.
Фото http://prokazan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев