Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мөһим мәсьәләләр каралды

Өченче чакырылыш Спас муниципаль район Советының икенче утырышы булды, анда депутатлар кайбер мөһим карарларны кабул иттеләр. Утырыш башланыр алдыннан яңа чакырылыш депутатларына таныклыклар тапшырылды. Район башлыгы Камил Нугаев депутатларны котлап, киләчәктә уңышлы эшләүләрен теләде. "ТР "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә "Бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы положениедә" кайбер нормаларның эшен...

Өченче чакырылыш Спас муниципаль район Советының икенче утырышы булды, анда депутатлар кайбер мөһим карарларны кабул иттеләр.
Утырыш башланыр алдыннан яңа чакырылыш депутатларына таныклыклар тапшырылды. Район башлыгы Камил Нугаев депутатларны котлап, киләчәктә уңышлы эшләүләрен теләде.
"ТР "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә "Бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы положениедә" кайбер нормаларның эшен туктату турында"гы беренче мәсьәлә буенча халык алдында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Ул 2016 елның 1 гыйнварына кадәр пландагы чорга бюджетны төзүгә кагылган положениенең карар проектын тикшерергә тәкъдим итте. Бу нормалар Федераль Закон нигезендә кертелә, югары экономик билгесезлек шартларында элегрәк 2016 елга бюджетны 1 елга раслау кабул ителгән иде, 2 еллык планлы чор исәпкә алынмады. Шулай итеп, 2016 елга район бюджеты башка вакытлардан аермалы буларак, бер елга гына төзелә. Тикшерүгә чыгарылган икенче мәсьәлә бюджет төзелешенә һәм районның бюджет процессына кагылды.
Бу проект карарларының экспертизасы белән контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов чыгыш ясады һәм депутатларга әлеге карарларны кабул итәргә тәкъдим итте.
Утырышта шулай ук район Советы комиссияләре составы; "Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия һәм аларның хокукларын яклау" Совет карарына үзгәрешләр кертү (башка эшкә күчү сәбәпле, Мансур Гыйматдинов аның рәисе вазифасыннан азат ителде, аңа хәзер район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев җитәкчелек итәчәк); район территориаль сайлау комиссиясенә кандидатура күрсәтү; контроль-хисап палатасы аудиторларын сайлау (анда Людмила Леонтьева белән Николай Соколов сайланды); район казна милке турында положение; муниципаль милекне тапшыру турында мәсьәләләр дә каралды.
Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.
Район башлыгы Камил Нугаев район Советы утырышына йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев