Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәҗбүри чаралар кулланыла

Пенсия фондына бурычларны түләтү айлыгы тәмамланды.

Пенсия фонды идарәсе белгечләре суд приставлары белән бергә агымдагы елның июнь ае дәвамында иминият взносларын түләмәүчеләрнең өйләренә рейдлар белән чыктылар. 8 иминиятләштерүчегә карата, мәсәлән, милеккә арест салу кебек мәҗбүри чара кулланырга туры килде. 7 эшмәкәрнең эш урыны төгәл ачыкланганнан соң, җыелган бурычларын хезмәт хакыннан басып калу өчен материаллар җибәрелде. 3 иминиятләштерүче 29,9 мең сум бурычны өйләренә барганнан соң ук китереп түләде. 23 иминиятләштерүчегә взносларны түләү өчен квитанция тапшырылды.
Агымдагы ел башыннан Пенсия фонды идарәсе суд приставлары хезмәтенә бурычлылардан иминиятләштерү взносларын мәҗбүри түләттерү турында 321 карар җибәрде. Бурычны инкасса поручениесе аша алу турында 18 карар чыгарылды, 18 дәгъва белдерелгән гариза судка җибәрелде, 15 эшмәкәргә РФ чикләреннән читкә чыгу тыелды.
Шунысын искәртик, Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондына иминиятләштерү взносларын мәҗбүри рәвештә үзләре өчен эшмәкәрләр, адвокатлар, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары иминиятләүчеларне елының бәясеннән чыгып түләргә тиеш. 2012 елда ул 17208,35 сум тәшкил итә. 2011 ел нәтиҗәләре буенча бурыч бүгенге көндә 3313,92 мең сумга җитә. Бурычлары күп җыелучылар арасында Ф.Камаев, Ю.Купоросов, Г.Ефименко, А.Царев, Р.Вәлиев, И.Печаева, И.Мөхәммәтҗанова, И.Павлова, С.Мөхәммәдова, Е.Феоктистова, Л.Салова, Н.Денисова, Е.Живодеров, О.Живодерова, С.Норов, С.Фәсхетдинова, Т.Дятлова, Ф.Сәлахов һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.
Айлык тәмамланса да, Пенсия фонды идарәсенең бүлек җитәкчесе Т.Тумаева хәбәр итүенчә, бурычлыларның өйләренә рейдлар моннан соң да үткәреләчәк. Бу чара иминиятләүчеләрне лаеклы пенсия белән тәэмин итү өчен күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев