Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матбугат көне – уртак бәйрәм

Иртәгә республикада матбугат көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм рәсми рәвештә 1998 елда, беренче тапкыр "Нур" газетасы чыгу уңаеннан билгеләп үтелә башлады. Бүген республикада йөзләгән газета һәм журнал нәшер ителә, аларның барысын да яратып укыйлар. Һәр матбугат чарасы җәмгыятебездәге сәяси, идеологик тормышны, ил-көндәге бөтен вакыйгаларны тулы итеп чагылдырырга тырыша.
Бүген халыкка теге яки бу мәгълүматны җиткерүдә җирле матбугат та әһәмиятле роль уйный. Демократияне үстерүдә, гражданлык хокуклары һәм ирекне яклауда, тынычлыкны ныгытуда, милләтләр арасында дуслыкны үстерүдә район газетасының да өлеше зур.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, быел безнең район газетасы үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу чорда ул төрле исемнәр - "Крестьянин", "Колхозный путь", "Советское хозяйство" исемнәре белән үз укучыларына барып ирешкән. Бүген исә "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") буларак басыла. Ничек кенә аталса һәм мөхәррире кем генә булса да, газета тормыш һәм вакыт пульсын тоярга тырышты, аны юкка гына район масштабы елъязмасы дип атамаганнардыр шул. Бу елъязмага штаттан тыш авторларыбыз да үз өлешен кертә.
Матбугат көне - журналистлар, полиграфистлар, газета эше ветераннары, авыл хәбәрчеләре һәм хөрмәтле укучыларыбызның уртак бәйрәме. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм