Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Машинага арест салу Спас районында яшәүчегә бурычын искә төшерергә ярдәм иткән

Бурыч тиз түләнсә дә, машинаны шунда ук кире кайтарып булмаячак.

Спас районында яшәүче ир-ат кредитлар буенча елдан артык җыйган бурычлары турында суд приставлары аның автомобилен кулга алырга җыенган вакытта гына искә төшергән. 

Суд приставларының Спас районы бүлегендә ир-атка карата күптән инде башкарма производство ачылган була. Ул кредитлар буенча түләүдән туктаган, һәм бурыч суммасы 650 мең сумнан артып киткән.

Соңгы чараа буларак, приставлар аның машинасына арест салырга һәм алырга мәҗбүр булган. Шуннан соң гына бурычлы гражданин бер тәүлек эчендә бөтен сумманы табып, бурычын тулысынча түләп бетерә. Депозит счетына акча керү белән, автомобильдән арестны алалар.

Хәер, ведомствода искә төшергәнчә, бурыч тиз түләнсә дә, машинаны шунда ук кире кайтарып булмаячак. Акчаларны күчергәнче, бүлгәнче һәм түләтүчегә күчергәнче көтәргә кирәк. Өстәвенә, барлык кәгазьләрне рәсмиләштерүгә һәм банк операцияләренә вакыт кирәк. Шулай булгач, вакытында түләү җиңелрәк һәм арзанрак булачак.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев