М-12 юлында бәя кыйммәтләнәчәк: Мәскәүдән Казанга кадәр күпме түләргә
Җәмгыять

М-12 юлында бәя кыйммәтләнәчәк: Мәскәүдән Казанга кадәр күпме түләргә

Яңа бәяләр дүшәмбедән, 2 марттан гамәлгә кертелә.

2026 елның 1 мартыннан «Автодор» дәүләт компаниясе М-12 "Восток" (Мәскәү — Казан) түләүле юлы буенча йөрү бәясен үзгәртә. Яңа тарифлар дүшәмбе, 2 марттан эшли башлаячак.

Компаниядә хәбәр итүләренчә, хәзер җиңел автомобильләр өчен магистральнең бөтен озынлыгы буенча йөрү 5 250 сум тәшкил итәчәк. Элегрәк бу категория транспорт өчен юл бәясе 4 825 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән иде. Шул рәвешле, бәя 425 сумга арткан.

Йөк транспорты хуҗалары өчен дә юл бәясе артачак һәм 11 783 сум тәшкил итәчәк. Компания билгеләп үткәнчә, яңа бәяләр ял һәм эш көннәре өчен бердәм булачак. 


Нет комментариев