Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Компенсация ярдәм итәме?

Компенсация акчасын алу максатыннан, хәзерге вакытта балалары бакчага йөрүче өч йөз алтмыштан артык ата-ана социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта аны барысы да аламы?

Марина Давтян,
сатучы:
- Безнең гаиләдә дүрт бала, аларның берсе хәзер бакчага йөри. Күп балалы гаилә булуын исәпкә алып, балалар бакчасы өчен акчаның яртысын гына түлибез, бу мең сумга якын. Моннан тыш, бу акчаның бер өлешен кире кайтаралар. Компенсациянең күпме булуын төгәл әйтә алмыйм, чөнки ул банк картасына килә, ә анда берничә субсидия - коммуналь хезмәтләргә түләгән, юл чыгымнары өчен һәм башкалар җыела. Анда тупланган акча гаилә бюджетына сизелерлек ярдәм итә. Бу субсидияләрне исәпләүче һәм җибәрүче социаль органнар эшенә бернинди дәгъвам да юк, чөнки акчаны тулы күләмдә һәм вакытында биреп баралар.
Евгения Андреева,
Приволжск мәдәният йорты директоры:
- Ике кызым да балалар бакчасына йөри, шуңа карамастан, бакча өчен артык күп түләргә туры килә дип әйтмәс идем.
Кече кызым бик үк сәламәт булмаганга, аның бакча чыгымнарын тулысынча дәүләт түли. Олы кызым өчен, башкалар кебек үк, ике мең сумга якын түлим. Компенсация шактый - бер мең сумга якын тәшкил итә. Шуңа күрә акчалата ярдәмгә өмет итеп, һәр алты ай саен тиешле документларны җыеп, социаль учреждениегә тапшырам.
Минемчә, безнең балалар бакчасында нәниләр өчен барлык шартлар бар. Ул аерым бинада урнашкан, тиешле коммуникацияләргә тоташтырылган, балалар мәйданчыгы да әйбәт. Бер генә кимчелеге бар - балалар барысы да бер группага йөриләр, шуңа күрә төрле яшьтәге балаларга бергә уйнарга туры килә. Бу балаларның үзләренә дә, тәрбиячеләргә дә кыенлыклар тудыра.
Галина Ш.
хезмәткәр (Болгар шәһәре):
- Документларны вакытында җыеп тапшырсам да, компенсация түләүне тоткарладылар. Моның өчен төрле инстанцияләргә шактый йөрергә, борчылырга туры килде - я банкта түләү турында квитанцияләрне тоткарлыйлар, я аларны мәгариф бүлегенә вакытында тапшырмыйлар. Нәтиҗәдә алдагы айда булмаган бурычым турында кәгазьләр китерәләр. Ә бурыч булса, субсидия дә түләнми. Шунлыктан компенсация өчен җавап бирә торган барлык оешмаларга яңадан барырга, акчаны вакытында түләгәнлегемне дәлилләргә кирәк. Ата-аналарга киңәш бирәсем килә: түләү турында квитанцияләрне югалтмагыз, бакча өчен түләгән акчаның барып җитүе турында вакытында белешергә тырышыгыз.
Ай саен җиде йөз сум чамасы компенсация алам, бу бакча өчен түләгән сумманың өчтән бер өлешен тәшкил итә. Минемчә, аз түгел. Шунысы гына начар - бала бакчага йөрмәгән көннәр өчен яңадан исәп-хисап ясамыйлар, хәтта бала авырып калган булса да. Балаң бакчага ай буе йөрмәсә дә, сумманы барыбер тулысынча түләргә туры киләчәк...
Алена Кулагина,
Бугровка балалар бакчасы кече тәрбиячесе:
- Агымдагы елның гыйнвар аеннан балалар бакчасы өчен түләүләрнең артуы күпләрне борчуга салды. Аеруча аз керемле гаиләләргә авыр. Мәсәлән, улымның бакчага йөргәне өчен миңа хезмәт хакымның өчтән бер өлешен түләргә туры килә.
Субсидия шактый булыр дип өметләнгән булсам да, аена дүрт йөз сум чамасы түлиләр. Ни кызганыч, тоткарлыклар да еш була.
Минемчә, субсидияләрне шәхси счетларга күчереп, артык мәшәкатьләнмичә генә шушы акча белән бакчага йөргән өчен түләп булса, бик әйбәт булыр иде. Бу очракта банк яки почта аша компенсация килүен көтеп тормыйча гына, бакча өчен азрак түләргә мөмкин булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев