Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Комиссиядә үзгәрешләр

Район территориаль сайлау комиссиясе кайбер карарлар кабул итте.

"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары турында төп гарантия һәм референдумда катнашу хокуклары турында"гы Федераль законның 29 маддәсе, ТР Сайлау кодексының 18 маддәсе нигезендә, үзенең шәхси гаризасы буенча, Спас муниципаль район Советының вәкиллекле органы тарафыннан 2553 нче участок сайлау комиссиясе составына тәкъдим ителгән Ибраһимов Тимур Морат улының вәкаләте туктатылды.

Бу комиссия составына резервтан Спас муниципаль район Советының вәкиллекле органы тәкъдим иткән Спас үзәк район хастаханәсенең оештыру эшләре буенча баш табиб урынбасары Беляев Илнар Альберт улы (1984 елда туган, югары белемле) кертелде.

2553нче сайлау участогының сайлау комиссиясе рәисе итеп "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлегеннән тәкъдим ителгән Спас үзәк район хастаханәсенең баш бухгалтеры Костина Алевтина Владимировна (1975 елда туган, югары белемле) билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: территориаль сайлау комиссия карарлар