Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләчәк турында хәзердән кайгыртырга кирәк

Билгеле булганча, булачак пенсиянең күләме Пенсия фондына иминият взносларын вакытында һәм тулысынча күчерүгә бәйле.

Бу бөтен кешегә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләргә, адвокатларга, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләренә кагыла. Алар РФ Пенсия фондына, мәҗбүри медицина иминиятенең федераль һәм территориаль фондларына взносларны үзләре түлиләр. Ул иминият елы суммасыннан чыгып эшләнә, быел ул 16159,5 сум тәшкил итә. Бу взнослар һәр кешенең лицевой счетларына күчерелә, анда туплана һәм пенсия яшенә җиткәнче индексацияләнә.
Бүгенге көнгә Пенсия фонды идарәсендә үз-үзенә эш тапкан 739 кеше исәпләнә. Шуларның 361е, ягъни яртысына якыны 2011 ел өчен акча түләмәделәр. Димәк, пенсия билгеләгәндә бу ел, түләмәгән башка еллар кебек, иминият стажына кертелми.
Моннан тыш, 2015 елдан башлап, хезмәт пенсиясенең база өлеше аны билгеләгәндә страховой стажга бәйле булачак. Ягъни, нормативта каралган еллар җитмәсә (ирләргә-30ел, хатын-кызларга-25 ел) пенсиянең база күләме җитмәгән еллар өчен 3 процентка кими, ә еллар нормативта каралганнан артып китсә, һәр ел өчен акча 6 процентка артачак.
Димәк, үз-үзенә эш табучыларга, шәхси эшмәкәр-ләргә, адвокатларга, КФХ җитәкчеләренә үзләре эшләгән елларны пенсия билгеләгәндә исәпкә кертү өчен алдан ук кайгыртырга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев