Җәмгыять
Кибеткә ремонт кирәк
Полянка авылы халкы.
Авыл җирендә кибет - гади сату ноктасы гына түгел ул. Монда көн саен авыл халкы килә, алар яңалыклар белән уртаклашалар, икенче төрле әйткәндә, ул чын аралашу үзәгенә әверелә. Ләкин безнең кибет бинасы искерде, бик ямьсезләнде. Ни кызганыч, Спас оптторгына караган 2нче номерлы кибетебез әнә шулай акрынлап җимерелү...
Полянка авылы халкы.
Авыл җирендә кибет - гади сату ноктасы гына түгел ул. Монда көн саен авыл халкы килә, алар яңалыклар белән уртаклашалар, икенче төрле әйткәндә, ул чын аралашу үзәгенә әверелә. Ләкин безнең кибет бинасы искерде, бик ямьсезләнде. Ни кызганыч, Спас оптторгына караган 2нче номерлы кибетебез әнә шулай акрынлап җимерелү хәленә килде..
Бинада яктылык җитми, электр чыбыклары да менә-менә өзелеп төшәргә тора. Түбәгә ремонт ясамасалар, аны җил очырып китү куркыны бар. Урамда көз, пычрак булса да, кибетнең баскычлары юк. Абынып китсәң, тотынырлык урын таба алмыйсың. Кибеткә еш йөрүче өлкән яшьтәге кешеләргә бу аеруча кыен.
Дөрес, кибет бинасының иске булуын без яхшы беләбез, ләкин даими карап тормасаң, яңа бина да бик тиз ташландык хәлгә килә.
Без, бу кибеткә даими йөрүчеләр, үтенечебезне кире какмыйча, аны тәртипкә китерү турында җаваплы кешеләр кайгыртырлар дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев