Казаннан Болгарга “Метеорлар” көн саен йөри башлады: расписание
Җәмгыять

Казаннан Болгарга “Метеорлар” көн саен йөри башлады: расписание

Ял көннәрендә өстәмә рейслар кертелә.

1 июньнән Казан-Болгар маршруты бенча йөрүче “Метеорлар” саны артты. Көн саен йөрүче рейслардан тыш, 3 июньнән ял көннәрендә өстәмә рейслар йөри башлаячак. Моннан тыш, Болгарга Казан-Тәтеш рейсы белән дә килергә ммкин.

Рейслар расписаниесе:

Казан-Тәтеш (Болгарга керә) – 08.00. Казанга елга судносы Болгардан 15 сәгать 40 минутта кузгала.

Казан-Болгар (көн саен) – 09.00. Болгарның елга портыннан Казанга “Метеор” 16.00 сәгатьтә кузгала.

Ял көннәре рейсы (шимбә, якшәмбе) Казан-Болгар – 10.00. Болгар-Казан – 16.20.

Исегезгә төшерәбез, хәзер елга судноларына билетларны интернет челтәре хезмәтләре аша онлайн сатып алу мөмкинлеге бар.


Нет комментариев