Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда хәрби операция ветераннары өчен «Абилимпикс» узачак

Чара 26 июньнән 1 июльгә кадәр «Казан Экспо»да үтәчәк.

26 июньнән 1 июльгә кадәр Казанда «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты узачак. Ул махсус хәрби операция ветераннары өчен беренче тапкыр нәкъ менә шундый форматта оештырыла. Оештыручылар 700дән артык катнашучы көтә — бу узган елга караганда ике тапкыр диярлек күбрәк.

Чагыштыру өчен: 2025 елда охшаш ярышта 400гә якын кеше катнашкан иде. Ул вакытта Татарстаннан финалга чыккан 79 катнашучы Мәскәүдә узган милли этапка юлланды. Республика финалистлар саны буенча иң яхшы биш төбәк исемлегенә керде. Узган ел иң популяр юнәлешләр булып дроннар белән идарә итү, эретеп ябыштыру технологияләре һәм автотранспортны ремонтлау торды.

Хәзер чемпионатны киңәйттеләр һәм системалырак иттеләр. Проектның төп максаты — инвалидлык алган ветераннарга яңа һөнәр үзләштерү аша реабилитация узарга ярдәм итү. Оештыручылар катнашучыларның күнекмәләр алуын гына түгел, ә киләчәктә эшкә урнашуын, үз эшләрен ачуын яки үзмәшгуль буларак эшләвен телиләр.

Быел чара икътисадның 11 тармагын үз эченә алган 21 төп компетенция буенча узачак. Дроннар белән эшләү аерым блок итеп бүленгән: БПЛА операторы, дроннарны көйләү һәм җыю.

Киләчәк һөнәрләрен сайлаучылар өчен мәйданчыкта җиде махсус зона эшләячәк. Анда сәнәгать робототехникасы, җир өсте роботлары белән идарә итү, пилотсыз авиасистемаларны эксплуатацияләү, бариста, радиоэлектроника монтажы, нейрочелтәрләр ярдәмендә сурәтләр ясау һәм бизәүче рәссам һөнәре кебек юнәлешләр белән танышырга мөмкин.

Чемпионат «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданында узачак. 26 июньдә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында тантаналы ачылыш була. Аннары 27 июньнән 30 июньгә кадәр катнашучыларны ярышлар, эшлекле программа, мәдәни һәм спорт чаралары, күргәзмәләр көтә. Йомгаклар 1 июльдә шул ук Шакиров исемендәге залда ясалачак.

Чараны үткәрү өчен РФ Мәгариф министрлыгы, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм Татарстан Хөкүмәте җавап бирә. Төбәк операторы — ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге.

Хәрби операциядә катнашучылар өчен «Абилимпикс» икенче тапкыр гына үткәрелә, әмма ул ветераннарны реабилитацияләү һәм социальләштерү системасында мөһим вакыйгага әверелә. Төп бурыч — яңа һөнәр биреп кенә калмыйча, яңа мөмкинлекләр ачылуын күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев