Казанда урам себерүчеләргә 44 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр
Мондый керем Идел буе федераль округында иң зур булып санала.
Хезмәт базары мәгълүматлары буенча, 2025 елның өченче кварталында Идел буе федераль округы төбәкләрендә урам себерүчелә өчен хезмәт хакы тәкъдимнәре сизелерлек арткан. Татарстан башкаласында бер ел эчендә бу күрсәткеч 35% ка арткан.
Казанда эш бирүчеләр урам себерүчеләргә ай саен 44 400 сум тәкъдим итәргә әзер. Керемнәрнең мондый дәрәҗәсе Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе федераль округында да иң зур булып санала. Белгечләр бу үсешне кичке вакытта эш өчен өстәмә түләүләр кертү һәм шәһәр районнарында төзекләндерү күләмнәрен арттыру белән бәйлиләр.
Уфа шәһәре 37 000 сум тәкъдим белән икенче урында тора, бу узган ел күрсәткечләреннән 21% ка артык. Самарада коммуналь өлкә хезмәткәрләре 42 200 сумга, Пермьдә 35 300 сумга исәп тота ала.
Идел буе федераль округында урам себерүчеләр өчен уртача хезмәт хакы 35 000 сумнан 44 000 сумга кадәр тәшкил итә. Керемнең соңгы күләменә эш графигы, смена озынлыгы, хезмәт күрсәтелә торган территориянең мәйданы һәм хезмәткә сезонлы ихтыяҗ кебек факторлар йогынты ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев