Казан җитештерүчесенә сальмонелла белән зарарланган ит өчен штраф салганнар
685 килограмм продукцияне утильгә озатканнар, ә декларацияләрен гамәлдән чыгарганнар.
Казанда эшмәкәргә сыйфатсыз тавык ите өчен җавап бирергә туры килгән. Барысы да шәһәр ашханәләренең берсендә планлы тикшерүдән башлана. Анда микробиологик күрсәткечләр буенча техник регламентка туры килмәгән бройлер чеби итен тапканнар. Гади итеп әйткәндә, ит сальмонелла белән зарарланган була.
Продукцияне шәхси эшмәкәр Сафин җитештерүе ачыклана. Роспотребнадзор аның цехына планнан тыш күчмә тикшерү оештыра.
Тикшерү барышында биналар һәм җиһазларда кимчелекләр табылган. Чисталык та сакланмаган, тиешле дезинфекцияләр үткәрелмәгән. Эшмәкәр үз продукциясе өчен лаборатория контролен дә оештырмаган. Ә товарга декларацияләр дөрес алынмаган дип табыла.
Тикшерүнең төп нәтиҗәсе: зарарлы 685,3 килограмм итне утильгә җибәрәләр. Эшкуарның үзен ике административ маддә буенча җаваплылыкка тартканнар һәм 30 мең сум штраф биргәннәр.
Моннан тыш, Роспотребнадзор продукциягә ике декларацияне дә гамәлдән чыгара һәм барлык хокук бозуларны бетерергә күрсәтмә бирә. Хәзер эшмәкәргә йә җитештерүдә тәртип урнаштырырга, йә үз эше белән саубуллашырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев