Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан беренче тапкыр «Комплекслы куркынычсызлык» халыкара салонын кабул итәчәк

Вакыйга 3 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр «Казан-Экспо»да узачак.

«Комплекслы куркынычсызлык» XVI Халыкара куркынычсызлык чаралары салонында катнашучыларны теркәү башланды. Быел чара беренче тапкыр Казанның «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

Салон куркынычсызлык индустриясендә елның төп вакыйгасы булырга вәгъдә итә. Оештыручылар дүрт табигать көченә басым ясаган. Ут — янгыннан саклануны, җир — сәнәгать һәм инфраструктура объектларының иминлеген, һава — һава киңлеген саклауны, су – сулыкларда коткаруны гәүдәләндерә. Күргәзмә экспозицияләре һәм программага нәкъ шушы фикер нигез итеп алынган.

Салонда катнашу – җиһазлар җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр өчен үзләрен дәүләт дәрәҗәсендә таныту мөмкинлеге. Биредә фикердәшләр табарга, яңа технологияләр белән танышырга, экспертларга сораулар бирергә һәм тармакның ничек яшәве турында хәбәрдар булырга мөмкин.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков үткәргән оештыру комитеты утырышында аның урынбасары Роман Курынин «Казан-Экспо» инфраструктурасы кунакларны кабул итүгә тулысынча әзер, дип билгеләп үтте. Салонда катнашу өчен гаризалар кабул ителш башлаган. Җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр, рәсми делегацияләр һәм экспертлар чараның рәсми сайтында теркәлә ала.

Салон 3 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр узачак. Елның төп тармак вакыйгасының бер өлеше булырга теләүчеләргә гариза бирергә өлгерергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев