Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайчан тәртип булыр?

Людмила Михайлова. Җәйге эсседә һәркемнең дулкыннарда тирбәлеп су коенасы килә. Көн җылы һәм кояшлы булганда күпләр Идел буена ашыга. Аеруча балалар су тирәсендә мәш килергә ярата. Шимбә-якшәмбедә яки чираттагы эш көне тәмамланганнан соң өлкәннәр дә рәхәтләнеп су коена. Елга-күл буйларында һәркемнең яратып коена торган урыны бар. Шәһәрдә махсус пляж юк,...

Людмила Михайлова.
Җәйге эсседә һәркемнең дулкыннарда тирбәлеп су коенасы килә. Көн җылы һәм кояшлы булганда күпләр Идел буена ашыга. Аеруча балалар су тирәсендә мәш килергә ярата. Шимбә-якшәмбедә яки чираттагы эш көне тәмамланганнан соң өлкәннәр дә рәхәтләнеп су коена.
Елга-күл буйларында һәркемнең яратып коена торган урыны бар. Шәһәрдә махсус пляж юк, шуңа күрә халык су кырыйларындагы комлыкта кызынырга мәҗбүр. Шундый урыннарның берсе ашлык кабул итү предприятиесенең тау астында урнашкан. Бу урынны шәһәрлеләр пляж дип йөртә. Биредә элек эскәмияләр, чишенү урыннары бар иде, балалар өчен махсус коену урыннары әзерләнде. Кыскасы, су буенда ял итәргә яратучылар өчен аз булса да шартлар тудырылды.
Хәзер биредә берни дә юк. Пляж тирәсендә котырып кычыткан, шайтан таягы үсә, мондагы чүп-чар, төрле калдык-постыкны күреп хәйран калырлык. Су кырыенда да ниләр генә юк! Анда-монда аунап яткан пластик шешәләрне, буш пакетларны, кәгазь кисәкләрен җыеп та бетерерлек түгел. Югыйсә, тау битенә чүп-чар җыю өчен контейнер да куйганнар. Рәсми пляж булмагач, дәгъва да белдерә алмыйсың. Тау өстенә биредә су коену тыела, дип тә язып куйганнар.
Пляж булмагач, проблема да юк, диясе кала. Әмма бу мәсьәләгә кул селтәргә ярамый. Кешеләр кая да булса су коенырга тиеш, димәк, махсус урын әзерләргә һәм биредә элементар шартлар тудыру турында кайгыртырга кирәк. Пляж урыны булдыру өчен күп акча кирәкми. Аннан соң шунысын да онытмыйсы иде: елга яры тирәсеннән бер-бер артлы теплоходлар һәм "Метеор"лар йөри башлагач, илебезнең төрле почмакларыннан килүче туристларның бу пляжны күреп хәйран калачагына шигем юк.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев