Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Катгый үтәлергә тиеш

ЮХИДИ бүлеге 1нче мәктәпнең яшь инспекторлар отряды белән бергә "Юлларда - балалар" дигән профилактик акция үткәрде.

- Беренче урта мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары күптән безнең ярдәмчеләребез булып торалар, - ди ЮХИДИ инспекторы Зилә Фәсхетдинова. - Татьяна Козлова җитәкчелегендә алар юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезләрен өйрәнәләр. Шундый отрядлар арасында үткәрелгән "Имин тәгәрмәч" конкурсларында да уңышлы чыгыш ясыйлар. Быел Дарья Морюхова белән Илназ Кәбиров район ярышларының абсолют җиңүчеләре булдылар. Бәйгедә шулай ук Анна Фролова белән Дмитрий Виноградов та катнашты. Алар барысы да республика конкурсында безнең район исеменнән чыгыш ясадылар. Укучыларның көндәшләре көчле булды, былтыр ярышта җиңеп чыгучыларның Россиядә дә, Европада да иң яхшы дип танылуларын әйтеп үтү дә җитә.
Рейдта катнашучылар "Родничок" балалар бакчасы "Колосок" филиалы һәм 2нче мәктәп яннарына аеруча зур игътибар бирделәр, чөнки бирегә һәр көнне ата-аналар балаларын машина белән китереп куялар, транспорт күп йөргәнлектән, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Рейдта катнашучылар шулай ук машиналарда балалар креслолары бармы, иминлек каешларын кулланалармы - шуңа күбрәк игътибар бирделәр. Балалар өләшкән тематик календарьлар, памяткалар нәкъ шул турыда булды.
ЮХИДИ инспекторы Александр Усов сүзләренә караганда, соңгы елларда машина йөртүчеләр арасында дисциплина ныгый бара һәм кагыйдә бозулар ун очракның икесендә генә кабатлана. Моңа штрафның күләме 500 сумга кадәр артуы, башка катгый чаралар да ярдәм итә.
Ләкин балалар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре саны һәм анда зыян күрүче яшь гражданнарның саны барыбер югары. Шуңа күрә агымдагы елның 1 июленнән махсус беркетү җайланмалары булмаган өчен штраф 1000 сумга кадәр артты.
Рейд күрсәткәнчә, машина руле артында утыручыларның күбесе кагыйдәләрне төгәл үтиләр. Ләкин кагыйдә бозучылар да очрады. Алар аклану өчен төрле сәбәп тапсалар да, инспекторлар моңа игътибар бирмәделәр. Чөнки кагыйдә бозулар өчен җәза бирү - хәрәкәт иминлегенең төп нигезе булып тора.
Рәсемнәрдә: машина йөртүчегә - памятка; яшь инспекторлар - 1нче мәктәп янында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция

2
X