Узган ел хезмәткә яраксыз гражданнарны караганга түләүне билгеләү өчен Пенсия фонды идарәсенә 367 кеше мөрәҗәгать итте.
Хәзерге вакытта район буенча 900 дән артык кеше хезмәткә яраксыз кешене караган өчен ай саен түләнә торган компенсация акчасы ала. Бу акча хезмәткә яраксыз кешенең гаилә әгъзасы булуы-булмавына, шулай ук кешеләрнең бергә тору-тормавына карамый билгеләнә.
Хезмәткә яраксыз кешеләр исемлегенә беренче төркем инвалидлар, 18 яшькә кадәрле инвалид балалар, шулай ук дәвалау учреждениесе нәтиҗәсе буенча даими карауга мохтаҗ булган өлкән яшьтәге яки 80 яшьтән узган гражданнар керә.
Компенсация хезмәткә яраксыз кешене караучы гражданин пенсия түләү органына компенсация түләү турында гариза һәм тиешле документлар биргән айдан башлап түләнә. Бүгенге көндә компенсация суммасы 1200 сум тәшкил итә, ул пенсия белән бергә бирелә.
Акчаны артык түләттермәс өчен авыруны караучы гражданин акча түләүне туктата торган шартлар барлыкка килүе турында биш көн эчендә Пенсия фонды органына хәбәр итәргә тиеш. Акча түләүне туктатуга: эшкә керү, пенсия һәм эшсезлек буенча пособие билгеләү, хезмәткә яраксыз кешене дәүләт яки муниципаль социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениесенә урнаштыру кебек сәбәпләр керә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев