Безнең районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән туксан кеше административ җаваплылылкка тартылды.
Марина Зайцева
РФ Административ хокук бозулар кодексының "Административ җәзаны үтәмәү"турындагы 1нче өлештәге 20.25 маддә нигезендә, кагыйдә бозучыларның күбесенә суд карары белән штраф суммасын ике тапкыр арттыру җәзасы бирелде. Егерме кеше мәҗбүри эшләргә (30 сәгатьтән башлап)...
Безнең районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән туксан кеше административ җаваплылылкка тартылды.
Марина Зайцева
РФ Административ хокук бозулар кодексының "Административ җәзаны үтәмәү"турындагы 1нче өлештәге 20.25 маддә нигезендә, кагыйдә бозучыларның күбесенә суд карары белән штраф суммасын ике тапкыр арттыру җәзасы бирелде. Егерме кеше мәҗбүри эшләргә (30 сәгатьтән башлап) билгеләнде, унике кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды. Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кызның штраф күләме алтмыш мең сумга җитеп, аңа үзенең машинасыннан колак кагарга туры килде. Машина штрафстоянкага куелды, соңрак суд карары буенча штрафны каплау өчен сатылды.
Икеләтә җәза алмас өчен машина йөртүчеләргә нишләргә?
Беренчедән, дип киңәш бирә Дәүләт автоинспекторлары, РФ Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе нигезендә, штрафларны закон көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәк. Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар һәм бирелгән санкцияләр турында мәгълүматны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ рәсми сайтында, "Электронное правительство Республики Татарстан" инфоматларында белергә була, шулай ук тиешле хезмәтләр куелган кәрәзле телефоннарга СМС-хәбәрләр килә. Штрафларны банк учреждениеләрендә һәм Дәүләт автоинспекциясенең шактый бүлекләрендә куелган терминалларда түләргә мөмкин.
Штрафны вакытында түләмәү сизелми калыныр дип өметләнергә ярамый, чөнки хәзер юл хәрәкәте патрульләрендә онлайн режимында түләнмәгән штрафлар турында белергә мөмкинлек биргән җайланмалар бар. Моннан тыш, РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча ЮХИДИ инспекторлары да, суд приставлары да җавапка тарта ала.
Шуны да онытмагыз, Административ хокук бозулар кодексының 2.6.1 маддәсе нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автомат режимда эшләүче җайланмалар теркәгән булса, административ җаваплылыкка транспорт чарасы хуҗасы тартыла. Шулай итеп, әгәр машинагызны туганыгызга яки арендага биреп торсагыз, штрафны барыбер үзегезгә түләргә туры киләчәк.
Әгәр транспорт хуҗасы бу эш буенча шикаять язып, машинаны башка кеше куллануын документлар белән раслый алса, ул административ җәзадан азат ителә. Моның өчен машина йөртүче таныклыгы, паспорт, ОСАГО полисының күчермәсе кирәк. Моннан тыш, кулыгызда юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучы кешенең язма аңлатмасы булырга тиеш. Ул үзенең кагыйдә бозуын танып, штраф түләргә ризалыгын бирергә тиеш. Бу мәгълүматларны Эчке эшләр министрлыгының ТР ЮХИДИ Идарәсенә электрон почта буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе сайтына (gibdd.ru), Татарстан Республикасы Хакимиятенең Интернет кабул итү бүлмәсенә (uslugi.tatarstan.ru) җибәрергә була.
Еш кыша транспорт чараларының элекке хуҗалары җаваплылыкка тартыла. Бу очракта тиешле урынга сату-алу килешүенең күчермәсен, транспорт чарасын кулдан-кулга тапшыру турында акт һәм яңа хуҗа турында мәгълүматларны - адресын һәм паспорт мәгълүматларын тапшырырга кирәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре фикеренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгән очракта, административ җаваплылык кебек проблемаларны булдырмый калырга мөмкин. Чөнки кагыйдә бозмаган кешеләр штраф түләми.
Фото: http://www.smolgazeta.ru/auto/15904-38-smolyan-arestovali-za-neuplatu-shtrafov-ot.html
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев