Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Кадрлар» милли проекты инде 184 татарстанлыга яңа квалификация алырга ярдәм иткән

Республикада тракторчыдан алып ясалма интеллект (AI) белгеченә кадәр иң ихтыяҗ зур булган 213 белгечлек буенча укыту башланды. 2026 елга планнарда – 7,6 мең кешене яңа һөнәргә өйрәтү.

Татарстанда «Кадрлар» милли проекты үз эшен дәвам итә. Аның федераль өлеше булган «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» төбәк халкына яңа квалификацияне бушлай алу мөмкинлеген бирә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, инде 1,5 меңгә якын татарстанлы укуларын башлаган. Аларның 184е курсларны уңышлы тәмамлап, яңа һөнәр турындагы рәсми документлар алган. Агымдагы ел ахырына кадәр бу программага республиканың 7,6 мең кешесен җәлеп итү планлаштыра.

Уку 72 уку сәгатеннән алып ярты елга кадәр дәвам итә.

Укулар көндезге формада, әмма дистанцион технологияләр кулланып үткәрелә. Бу ерак районнарда яшәүчеләргә дә белем алу мөмкинлеге бирә.

Программада барлыгы 213 ихтыяҗ зур булган һөнәр тәкъдим ителгән. Аерым бер блок (27 һөнәр) махсус махсус хәрби операция катнашучылары өчен генә каралган.

Төп юнәлешләр арасында: экскурсовод, 1С программисты, тракторчы, автобус яки йөк машинасы йөртүчесе, кече шәфкать туташы, ЧПУ станоклары операторы, мәгарифтә ясалма интеллект системалары белән эшләү белгече бар.

Программада түбәндәге категорияләр катнаша ала:

1. Вакытлыча эшсезләр;
2. Пенсия алды яшендәгеләр һәм 50 яшьтән өлкәнрәкләр;
3. Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче аналар;
4. ДНР һәм ЛНРдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, СВО ветераннары һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары;
5. Инвалидлар һәм башка льготага ия гражданнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев