Изге Болгар җыенында хаҗга сертификат отарга мөмкин
Сертификатлар гаилә парлары арасында уйнатыла.
Быел Изге Болгар җыенына килгән парларга кыйммәтле бүләк – хаҗга сертификат оту мөмкинлеге бирелә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте уйнаткан өч сертификатның һәрберсе ике кешегә хаҗ кылу мөмкинлеген бирә.
Бүләк уйнатуда катнашу өчен 19 майда җыенга килеп, иртәнге 8дән 12гә кадәр Диния нәзарәте өстәлендә теркәү узарга кирәк. Моның өчен никах турында ЗАГС билгесе куелган паспортны күрсәтү зарур.
Бүләкләр өйлә намазыннан соң – 12.30-13.30 сәгатьләр арасында уйнатылачак һәм ике этаптан торачак.
Беренче этапты очраклы 15 билет сайлана. Аларга истәлекле бүләкләр – “Хозур” нәшрияты китаплары тапшырыла.
Икенче этапта 15 җиңүче арасында 2025 елда хаҗга бару мөмкинлеге биргән өч сертификат уйнатыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүләк уйнатуда катнашу өчен Ихзге Болгар җыенында ир белән хатыннынң икесенң дә булуы зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев