Иске Рәҗәп авылында Нәүрүз бәйрәме узды
Мәдәният хезмәткәрләре өч өлештән торган бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр.
Узган атнада Спас районының Иске Рәҗәп авылында иң борынгы халык бәйрәмнәренең берсе — Нәүрүз бәйрәме узды. Аны мәдәният йорты, китапханә, мәктәп һәм балалар бакчасы оештырды. Иртәдән үк мәдәният йортында күңелле музыка барысын да бәйрәмгә чакырды.
Мәдәният хезмәткәрләре концерт, уеннар һәм уртак табыннан торган бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Сәнгать җитәкчесе халыкны бәйрәм белән котлады һәм барысына да иминлек теләде. Балалар язны каршылап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм зур дәрт белән уеннарда катнаштылар. Балаларга бигрәк тә конкурслар - кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләктән суны стаканлап икенче чиләккә күчерү һәм кәрзингә кар ату. Уеннарда олылар да, балалар да теләп катнашты.

Балалар бакчасына йөрүче Алим Таиров, Рания Миасарова, шулай ук мәктәп укучылары Айсылу Насыйбуллина, Әмин Таиров, Зарина, Каролина һәм Мирослав Сергейчевлар, Ислам Носов, Рифат Җамалетдинов чыгышларын тамашачылар җылы каршы алды. Лаеклы ялда булсалар да, Гөлсара Нотфуллина, Гөлшат Корбанова һәм Әнисә Гыйльметдинова да уеннарда бик теләп катнаштылар һәм бүләкләр алдылар. Резеда Каюмова һәм Гөлнара Гатауллина башкаруындагы җырлар тамашачыларда аеруча соклану уятты.
Концерттан соң бәйрәм урамга күчте. Монда авыл халкы тырышлыгы белән зур табын әзерләделәр.

Нурия Минхатыйпова, Гөлинә Габдрахманова, Илсөяр Гәрәева, Равилә Галиева, Гөлшат Заһитова, Гүзәлия Нуруллина, Гүзәл Ханиева, Резидә Сәйфетдинова, Гүзәл Минһаҗева, Гөлчәчәк Минсабирова — һәркайсы уртак табынга үз өлешен кертте. Өстәлләрдә кайнар коймак, учакта пешерелгән итле ботка һәм төрле тәм-том белән чәй бар иде. Саф һавада сыйлар аеруча тәмле тоелды.
"Яз безнең тормышка яңа көч һәм өмет алып килә. Аның сулышы гаиләләргә муллык, җан тынычлыгы һәм барыбызга да сәламәтлек китерсен. Бәйрәмдә балаларның шулкадәр күп булуы сөендерә - алар безнең милли гореф-гадәтләребезне күрә һәм белә. Россия халыклары бердәмлеге елында без ничек дус яши, эшли һәм ял итә белүебезне күрсәттек. Чын күңелдән сугышларның тизрәк бетүен, ир-атларыбызның — махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-имин өйләренә, гаиләләренә кайтуларын, күк йөзе аяз, ә күңелләребез тыныч булуын телим”, - дип убилгеләп үтте Иске Рәҗәп ветераннар оешмасы рәисе Флера Хәйретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев