Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске бина танымаслык булып яңара

Антоновка урта мәктәбендә май урталарында башланган ремонт ахырына якынлаша. Аны "Сувар Б" җәмгыяте төзүчеләре башкара.

Ике йөз елдан артык тарихы булган бина инде күптән ремонтка мохтаҗ иде. Элек йортларны гасырларга җитәрлек итеп төзегәннәр, шуңа күрә ул әле шактый нык. Шулай да кайбер урыннары бөтенләй тузып, алыштыру яки ремонтлауга мохтаҗ иде. Бу тарихи һәм архитектура ягыннан үзенчәлекле бинаны мөмкин кадәр саклап калуга аерым басым ясалды.
- Алпавыт заманнарыннан калган иске ишекләрне һәм тәрәзә рамнарын алыштырганда кулдан коелып ясалган кадаклар, ишекләрне җылыту өчен кулланылган киезләр игътибарны җәлеп итте, агачларның яхшы саклануына гаҗәпләндек, - ди мәктәп директоры Елена Китайцева. - Боларның барысы да алпавыт йортын нык, таза, бик озакка җитәрлек итеп төзүләрен күрсәтә. Без әйтерсең шул чорга кайттык, шуңа күрә төзүчеләр боларның барысын да сакларга тырыштылар. Хәтта кайбер әйберләрне мәктәп музеена экспонат итеп сайлап алдык. Ремонт барышында кайчандыр капланган тәрәзә урыннары да ачылды, хәзер бина элекке хәленә кире кайтты дисәң дә ярый. Пластик тәрәзәләр куйгач, ул яктырып китте. Алар озакка түзәр дип өметләнәбез...
Һәр кеше беренче булып чия төсендәге профнастилдан ясалган яңа түбәгә игътибар итә, ә ышанычлы түбә - ул бик зур эш. Ниһаять, фасадны бизәп торган колонналы терраса да үз сәгатен көтеп алды. Аны тулысынча яңартканнар. Пыяла куйганнар, эчтән агачка охшаган материал белән эшләгәннәр. Бинаның тышкы диварларын да сылыйлар, агарталар.
Төзүчеләр үзләренә тапшырылган эшкә җаваплы карыйлар, мәктәпне яңа уку елына ремонтлап бетерү өчен тырышалар. Ә бүлмәләргә ремонт ясау - кабинет һәм коридорларны агарту һәм буяу эшләрен, гадәттәгечә, коллектив үзе хәл итә. Эшләр күп әле, диде Елена Владимировна, ә вакыт аз калып бара. Диварларның элеккеге заманнардагы кебек биек булуы да эшне бермә-бер кыенлаштыра.
Әйе, җәйге каникуллар кичә генә башланган кебек иде, ә бүген инде августка кердек. Ул да сизелмичә үтеп китәр, мәктәпкә җыенырга вакыт җитәр. Антоновка мәктәбе укучылары танымаслык булып ремонтланган мәктәптә фәннәрне тагын да тирәнрәк үзләштерерләр дип ышанасы килә.
Рәсемнәрдә: мәктәптә ремонт бара; (сулдан уңга) балта осталары бригадасы - И. Гатауллин, Д.Саломатшоев, И.Хөсәенов, Ш.Мазамов; Апэт һәм Ашот Давтяннар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт