Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирегеннән мәхрүм ителде

Район суды карары белән Болгарда яшәүче берәү өч елга ирегеннән мәхрүм ителеп, өч елга каты режимлы колониягә җибәрелде. Прокурор урынбасары Айнур Вәлиев хәбәр итүенчә, кырык яшьлек ир-ат РФ Җинаятьләр кодексы 111нче маддәсе 1нче өлеше буенча (сәламәтлеккә кешенең гомере өчен куркыныч булган зыян китерү) җинаять кылуда гаепле дип табылган. Быел җәен...

Район суды карары белән Болгарда яшәүче берәү өч елга ирегеннән мәхрүм ителеп, өч елга каты режимлы колониягә җибәрелде.
Прокурор урынбасары Айнур Вәлиев хәбәр итүенчә, кырык яшьлек ир-ат РФ Җинаятьләр кодексы 111нче маддәсе 1нче өлеше буенча (сәламәтлеккә кешенең гомере өчен куркыныч булган зыян китерү) җинаять кылуда гаепле дип табылган. Быел җәен ул исерек килеш дусты белән бәхәскә кергән һәм балта белөн аның эченә суккан. Ир-ат әйтүенчә, бәхәскә зыян күрүченең төнлә кычкырып сөйләшеп, йокларга комачаулавы сәбәп булган.
Үз-үзен тыеп тора алмаган ир-атка җитди җәза бирелде һәм аның хәзер үз тәртибе турында уйларга вакыты җитәрлек булачак.
Кредит буенча түләмәгән
Банкка ялган мәгълүматлар биреп, заемщикның акчасын үзләштерүдә гаепләнгән шәһәр кешесе кредит мошенниклыгында гаепле дип табылды.
Моңа кадәр хөкемгә тартылмаган 37 яшьлек ир-ат "Цифра" кибетеннөн ноутбук сатып алу өчен 18 мең 653 сумлык кулланучылар кредиты алып, банкка эш урыны һәм керемнәре турында ялган мәгълүматлар хәбәр иткән. Чынбарлыкта ул беркая да эшләмәгән, өстәмә керемнәр алмаган һәм акчаны кире кайтару турында уйламаган да. Моннан тыш, ир-атның балигъ булмаган кызына алиментлар түләү буенча зур бурычы булган.
Гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таныган. Моны исәпкә алып, район суды аңа 5 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән. Моннан тыш, ир-аттан үзе китергән зыянның суммасын тулысынча түләттергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев