Җирәбә салу үткәрелде
Җәмгыять

Җирәбә салу үткәрелде

Алдан билгеләнгәнчә, 17 августта "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы редакциясендә партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча РФ Дәүләт Думасына кандидатлар арасында түләүле газета мәйданнарын бүлү буенча җирәбә салу үткәрелде.

Җирәбә салуда катнашу өчен ике гариза алынды - РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннан һәм "Партия РОСТА" Бөтенроссия сәяси партиясеннән. Закон нигезендә, кандидатларга агитация урнаштыру өчен басма мәйдан бирелде, алар материалларны билгеләнгән көндә урнаштырырга тиеш.

Нет комментариев