Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике айлык башланды

Республика хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, район башкарма комитеты агымдагы елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр санитария-экология ике айлыгы үткәрү турында карар кабул итте.

Эшне координацияләү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв җитәкчелегендә оператив штаб оештырылды. Аның составына җирлек башлыклары, төрле оешма һәм ведомство вәкилләре керде.
Торак пунктлар тирәсендәге территорияләрнең санитария-экология халәтен яхшырту буенча чаралар планы расланды. Кагыйдә буларак, кар эрегәч, кыш буе түгелгән чүп-чарлар чыга башлый, шуңа күрә аны җыештыру турында алдан ук кайгыртырга кирәк. Эш күп булса да, үзенең йорты, урамы, эш урынын тәртиптә тоту - һәр кеше бурычы, бу хакта онытырга ярамый.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр урамнары учреждение, предприятие һәм оешма коллективларына беркетелгән. Алар тиздән бу территорияләрне җыештыру өчен өмәгә чыгачак. Моннан тыш, ике айлык кысаларында юлның кайбер урыннарында өлешчә ремонт үткәрү, һәйкәлләрне тәртипкә китерү, шәһәр халкы өчен су буенда коену урыннары җиһазлау, җәяү йөрүчеләр өчен тротуар янында, парк тирәләрендә урналар кую, зират, базар, сквер, балалар мәйданчыклары һәм башка территорияләрне төзекләндерү күздә тотыла.
Гадәттәгечә, электр линиясе баганаларын агарту, юл кырыйларын, кюветларны, посадкаларны чүп-чардан арындыру, каты көнкүреш калдыклары өчен куелган контейнерларга ремонт ясау да планлаштырыла.
Боларның барысы да районыбызның торак пунктларын тиешле тәртипкә китерергә мөмкинлек бирер дип ышанасы килә. Ләкин тагын бер кат исегезгә төшерәбез - булган тәртипне саклаган очракта гына авылларда һәм шәһәрләрдә чисталык сакланыр. Үз җирен яраткан һәр кеше бу акциягә кушылыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев