Иң көчлеләр җиңде!
Ватанны саклаучылар көне алдыннан район Мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы үткәрелде.
Конкурста дүрт команда-тармак технологияләре техникумы, шәһәр урта һәм кадетлар мәктәбе командалары катнашты. Ярышлар башланганчы тамашачыларны Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев котлады.
Конкурста катнашучыларның барысы да үз осталыкларын күрсәтте. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Беренче урынга 1нче мәктәп егетләре лаек булды, икенче - 2нче мәктәп егетләре, өченче урынны техникум вәкилләре алды. Ә кадетлар мәктәп-интернаты командасы конкурсның абсолют җиңүчесе дип табылды. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев