Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби хезмәт срогы турында

Төрле документларны рәсмиләштергәндә еш кына хәрби хезмәт срогы турында сораулар туа. Ул ничек билгеләнә соң?

Илһам Мидхәтов,
ТР хәрби комиссариатының Спас район бүлеге җитәкчесе.
Хәрби хезмәт срогы - кешенең хәрби статуста булган чоры.
1939, 1967 еллардагы "Гомуми хәрби бурыч турында" СССР Законы, 1993 елгы "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" РФ Законы нигезендә, хәрби-хезмәт хокукый мөнәсә-бәтләре хәрби часть исемлегенә кертелгән көннән башлана. Армия хезмәтенең срогы да шушы көннән башлана.
1998 елның мартында "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" РФ Законы гамәлгә кергәннән соң бу мәсьәләдә үзгәрешләр булды.
Чакырылыш буенча армия хезмәткә алынган гражданнар өчен ул Россия Федерациясе субъектының хәрби комиссариатыннан хезмәт итү урынына җибәрелгән көннән санала. Шулай итеп, безнең призывниклар өчен хәрби хезмәт Татвоенкоматның җыелу пунктыннан киткән көннән башлана һәм хәрби часть исемлегеннән сызылган көнне тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев