Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокук тәртибе сагында

10 ноябрь - Россия Федерациясенең Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне.

Бу бәйрәм безнең җәмгыять тәртибе сагында торган һәркемгә кагыла. Без бу кешеләр турында нинди генә фикердә булсак та, тормышыбызга куркыныч янаса, берәр күңелсез хәл килеп чыкса, аларга мөрәҗәгать итеп, ярдәмгә өметләнәбез.
Алексей Арсентьев - бу өлкәдә хезмәт куючыларның берсе. Эчке эшләр органнарына ул армия хезмәтен тәмамлаганнан соң, 2005 елда килгән. Патруль-пост хезмәте сержанты вазифасын башкарып, үзен уңай яктан гына күрсәткән. Хезмәттәшләре аны җаваплы, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт дөрес карарлар кабул иткән хезмәткәр буларак беләләр.
2011 елда аны юл-патруль хезмәте инспекторы вазифасына тәкъдим иткәннәр. Үзенең бурычларын Алексей җаваплы үтәп, бөтен тырышлыгын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерә. Бу урында да аны дисциплинага тугрылыгы, тырышлыгы аерып тора һәм шуңа күрә ул коллективта лаеклы хөрмәт казанган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X